Виктор Вексельберг
Ви́ктор Фе́ликсович Вексельбе́рг (14 апрель 1957, Дрогобыч, Львов өлкәсе, УССР)[3] — эшмәкәр, 2010 елдан Сколково инновацион үзәге Президенты, «Ренова» компанияләр төркеме Директорлар советы рәисе [4]. БиографиясеАтасы — Вексельберг Феликс Соломонович, яһүд, әнисе — Морозова Елена Ефтроповна, рус[5]. 1979 елда кызыл диплом белән Мәскәү тимер юл транспорты инженерлар институтының (МИИТ) тәмамлый (автоматлаштыру һәм хисаплау техникасы факультеты). Анда Леонид Блаватник белен бергә укыган. Хисаплау үзәгендә АН СССР аспирантура тәмамлый. 1978—1990 ОКБ БН «Коннас», фәнни хезмәткәр. 1989 елда — АОЗТ «НПО „КОМВЕК“», директор. 1990 елның октябрендә Виктор Вексельберг (НПО «КомВек») Леонид Блаватник (Access Industries) белен «Ренова» компаниясен булдыралар.[6] 1990 елдан — генераль директор урынбасары, артабан — «Ренова» президенты. «Ренова» компаниясе → Renova Holding Limited кулында, Багамаларда теркәлгән. 2006 елда Ренова Oerlikon швейцар компаниясен 10,25 % акцияны сатып ала. 2007 елда Ренова Sulzer швейцар компаниясен блок-пакетын сатып ала.[7] Артабан Ренова өлөше Oerlikon-да 44,7 %, Sulzer-дә — 62,86 % булды.[8] СУАЛ, RUSAL1996 елда «Сибирско-Уральский алюминий» (СУАЛ) компаниясе нигез салучы арасында булды. СУАЛ-Холдинг эчендә Иркутск, Урал, Богослов, Кандалакша алюминий заводлары бар. 2007—2012 елларда — Rusal компаниясе Директорлар советы рәисе[9]. ТНК-ВР1997-2013 елларда Вексельберг әкренләп нефть тармагында эшли. Нәтиҗәсе — ТНК-BP компаниясе. ТНК-BP 2013 елда тулысынча Роснефткә сатыла. ТНК-BP топ-менеджерлары Роснефткә күчә [10]. Башка байлыкларКипрдагы Winterlux Limited аша "Международный финансовый клуб" 39,4% өлөше хужасы, "Ренову" аша "Меткомбанк" 9,9% өлөше хужасы. Дубровникта, Хорватия, «Belvedere» кунакханасе хужасы.[11]. 2012 елның октябрендә «Роснефть» ТНК-BP 50% өлөшен сатып алудан соң, Вексельберг Россияда иң бай кеше булды[12]. Форбс рейтингта позициясеForbes журналы буенча Виктор Вексельберг байлыгы 2015 елда $12,5 млрд булды (73-че урын донъяда)[14]. Россия арасында бизнесменлар арасында 4-че урында тора [15]. 2017 елда Форбс буенча Россия арасында бизнесменлар арасында 10-ы урынды. Вексельберг байлыгы — $12,4 млрд.[16] По оценкам журнала Forbes:
![]() Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia