Баскетбол
Баскетбо́л (ингл. basket — кәрзин, ball — туп) баскетбол тубы белән такымлы спорт уен төре. 15х28 метрлы баскетбол мәйданчыгында уйнала. Уен тәртибеБаскетболны биш кешедән торган ике төркем уйный. Һәрбер такым уенчыларының максаты – ятьмәле боҗрага тупны кертү һәм көндәш уенчыларга тупны үз кулларына күчерүләренә һәм үз боҗраларына тупны кертүләренә комачаулау. Боҗра җирдән 3,05 метр (10 фут) биеклектә урнашкан. Якын һәм урта ераклыктан кертелгән туп өчен ике, ерактан (3 очко сызыгыннан арырак ноктадан) кертелгән туп өчен өч очко бирелә. Штраф ыргытуы өчен 1 очко бирелә. ТарихБаскетбол тарихы 1891 елда башлана. Уенны Спрингфилд көллияте мөгаллиме, профессор Джеймс Нейсмит уйлап чыгара. Олимпия уеннары программасына баскетбол 1936 елда Берлинда узган Олимпия уеннары вакытында кертелә (Уенны уйлап табучы Джеймс Нейсмит кунак буларак чакырыла). Джеймс Нейсмит заманыннан бирле баскетбол бик күп үзгәрешләр кичерә. Бүген бу уен дөньяда иң популярларның берсе булып тора. Халыкара дәрәҗәдә FIBA, фр. Fédération Internationale de Basketball эшчәнлеге аркасында үсә. Галерея
ИскәрмәләрЧыганаклар
СылтамаларШулай ук карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia