Андрес Иньеста
Андре́с Инье́ста Луха́н (tat.lat. Andres İnyesta Luxan(үле сылтама), исп. Andrés Iniesta Luján; 11 майда 1984, Фуэнтеальбилья, Альбасете) — Испания футболчысы, мәшһүр "Барселона" клубы уенчысы, Испания футбол җыелмасының үзәк һөҗүмдәге ярым-сакчысы. Андрес Иньеста — Дөнья чемпионы (2010), Европа чемпионы (2008, 2012). 30 августта 2012 елда Андрес Иньеста иң яхшы Европа футболчысы FIFA тарафыннан танылган иде. "Барселона" составында алты тапкыр Испания чемпионы кубогына ия булды. Иньеста — өч мәртәбә Чемпионнар Лигасы җиңүчесе (2005/06, 2008/09, 2010/11), иң яхшы Европа футболчысы (2012). 2013 елның 15 гыйнварендә IFFHS оешмасы Андрес Иньестаны – иң яхшы уен-ясаучы (плеймейкер)-2012 булып сайлады. Бастырылган IFFHS рейтингы буенча: 1) Андреас Иньеста («Барселона») – 146 2) Хави («Барселона») – 128 3) Лионель Месси («Барселона») – 98 4) Пирло («Ювентус») – 87 5) Өзил («Реал») – 43 6) Криштиану Роналду («Реал») – 34. Иньеста КазандаИньеста ике тапкыр "Барселона" составында Казанда Рубинга каршы Чемпион Лигасында уйнады (2009, 2010). Уеннар исәбе: 0:0, 1:1. 2009 елның ноябрендә «Рубин» "Камп Ноу" стадионында мәшһүр, җиңелми торган "Барселона"ны 1:2 исәбе белән җиңде. Шулай ук карагызТышкы сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia