Барселона (футбол клубы, Барселона)
«Барсело́на» (исп. һәм кат. Futbol Club Barcelona) футбол клубы — Барселона шәһәренең спорт оешмасы. Испаниянең Премьер Лигасында уйный. ![]() Дөньяның иң көчле, танылган, мәшһүр такымнарның берсе. 1899 елда нигезләнгән, Каталония символына әйләнгән, шуңа күрә Барселона шигаре: "Такымга караганда күбрәк" (Més que un club ). Барселона, Реал Мадрид, Атлетико Билбао вәкилләре - Примера ярышына нигез салучылар. Испания югары дивизионнан китмәгән өч такымның берсе. Өй стадионы - мәшһүр "Камп Ноу" - Аурупада иң сыйдырышлы стадион - 99 354 кеше. Нәкъ монда 2009 елда Казан такымы Рубин җиңелмәс Барселона такымын 2:1 исәбе белән җиңә. Ләкин Рубинга җиңелүгә карамастан, нәкъ 2009 елда Барселона уникаль казанышка ирешә: барлык мөмкин булган ярышларда җиңә: Испания чемпионаты, Кубогы, Суперкубогы, Чемпионнар лигасы, УЕФА Суперкубогы, Такымнар дөнья чемпионаты. 2014 елдан баш тренеры - Луис Энрике. Клуб әгъзалары
Казанышлар
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia