Айрат Мифтахов
Айрат Мифтахов, Айрат Габделхәй улы Мифтахов (1990 елның 13 феврале, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― драма актеры, Әлмәт дәүләт татар драма театры артисты (2011 елдан). «Тантана» премиясе лауреаты (2022). Тәрҗемәи хәле1990 елның 13 февралендә Казанда туган. Рус мәктәбендә укыган, әмма гаиләдә сөйләшү фәкать татар телендә генә булган. Авыл тәрбиясе һәм милли тәрбия алган, чөнки каникулларны әнисе Нәкыя Мифтахова (Шәймуллинаның) [1] туган авылы ― Арча районы Югары Пошалым авылында уздырган. Театр сәнгатен кечкенәдән үз иткән. Мәктәптә укыганда Кыш бабай ролен башкарырга яраткан. Михаил Булгаковның «Собачье сердце» әсәрендә уйнаган. Казан театр училищесында Әлмәт театры өчен махсус әзерләнгән курста укыган (педаголар Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин һәм Татарстанның халык артисты Тәслимә Фәйзуллина). 2011 елда Казан театр училищесын тәмамлаган һәм Әлмәт татар дәүләт драма театрына кабул ителгән. Театрда аңа кечкенә, бер типтагы (беркатлырак булып тоелучы кешеләр образы) рольләр бирелгән чор озак 10 елга сузылган. Режиссер Ильяс Гәрәев Мифтаховка 2020 елда Гарәф Фәхретдиновның истәлекләре буенча сәхнәләштерелгән «Кайда минем илем?» спектаклендә легионер Фәхретдиновның образы өстендә эшләүне тапшырган. 2021 елның көзендә Мифтахов Хәсән Сарьянның детектив повестенә нигезләнгән «Агыйделнең аръягында» спектаклендә тикшерүче Вахитовны уйный. Аннары «Җил артыннан» спектаклендә (автор: Халед Хоссейни, Мэттью Спенглер адаптациясе) Хәсән, Сохраб рольләрендә, 2022 елның февралендә Гаяз Исхакыйның «Ул әле өйләнмәгән иде» повесте буенча сәхнәләштерелгән спектакльдә үзенең «йолдызлы» ролен ― Шәмсине башкара.[2] Уйнаган рольләреСукбай ― «Гашыйк Кәриб» (Михаил Лермонтов), Зөфәр ― «Тормыш корабы» (Әмирхан Еники), Бозау – «Акбай һәм сарык малае» (Туфан Миңнуллин), Юл инспекторы – «Җенле юл кагыйдәләре» (Г. Кәшипова), Сәяр ― «Сагынуларга ни чара?» (Илгиз Зәйниев), Аксак Вәли ― «Кыю кызлар» (Таҗи Гыйззәт), Парис ― «Ромео һәм Джульетта» (Уильям Шекспир), Зөлфәт ― «Амазонка» (Илгиз Зәйниев), Полицейский, Клиент ― «Бистә фәрештәсе» (Бертольд Брехт), Гном, Шамакай – «Елның дүрт фасылы» (Р. Фәтхиев), Ваняның атасы, Сыйныфташ – «Как прожить без взрослых» (Т. Воронина), Денщик – «Качаклар» (Нәкый Исәнбәт), Шүрәле ― «Шүрәле-шоу» (Эдуард Шахов), Король, Мәче ― «Играем маленького Мука» (Эдуард Шахов), Тибо – «Әҗәлгә дару бар диләр» (Жан-Батист Мольер), Идрис ― «Хыял йорты» (Илгиз Зәйниев), Хор ― «Медея» (Хайнер Мюллер hәм Еврипид текстлары буенча), Гарәф ― «Кайда минем илем?» (Гарәф Фәхретдинов), «Сукбай» новелласы – «Аhәң» (Екатерина Тимофеева), Хәсән, Сохраб ― «Җил артыннан» (Халед Хоссейни, Мэттью Спенглер адаптациясе), Тикшерүче Вахитов ― «Агыйделнең аръягында» (Хәсән Сарьян, режиссёр: Айрат Әбүшахманов) һ. б.[3] Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Гаилә хәлеӨйләнгән. Хатыны – Сиринә Илдус кызы (8.03.1992), Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылыннан, Казан театр училищесының эстрада бүлеген тәмамлаган, 2014 елдан Әлмәт театрында эшли. [10] Уллары Сәйдәш (2017), Әлмәт театрының «Йөрәк сере», «Ана җыры» спектакльләрендә катнаша. Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia