Азиз Ялымов
Азиз Ялымов, Азиз (Газиз) Гәрәй (Габделгәрәй) улы Ялымов, Ялымов Азиз (вариант: Газис[1]) Гиреевич (1885-1937) — Русиядә инкыйлаб хәрәкәтендә катнашучы. РКП (б) ҮК Көнчыгыш халыкларының комунистик оешмалары үзәк бюросы рәисе урынбасары (1919). РСДРП (б) әгъзасы (1905-1922). Тәрҗемәи хәле1885 елда Петропавел (Кызылъяр, каз. Qyzyljar) шәһәрендә татар гаиләсендә туган. Ырынбур губернасы Троицкида әнисе ягыннан туган тиешле сәүдәгәрдә хезмәт итә, бер үк вакытта гимназиядә белем ала. 1905 елда Петербург технология институтына (хәзерге Санкт-Петербург дәүләт технология институты) укырга керә. Кызылъярда В.В. Куйбышев җитәкләгән яшерен (идән асты) түгәрәгенә йөри. 1905 елгы Беренче рус инкыйлабы вакыйгаларында катнашуы өчен Петербургтан Бакыга сөрелә, анда Нобиле компаниясенә эшкә керә. Инкыйлаб1918 елдан Кызыл Гвардиядә хезмәт итә. Бакы коммунасы әгъзасы була, атылудан котылып кала, А.И. Микоян белән, Каспий диңгезен көймәдә кичеп, Красноводскига, аннан Әстерханга китә. 1918 елда Әстерханнан делегат буларак, Мәскәүдә узган I Бөтенрусия коммунист-мөселманнар корылтаенда катнаша, РКП (б) ның җирле комитетлары каршындагы мөселман бүлекчәләре эшен координацияләү максатында төзелгән РКП (б) ның мөселман оешмалары үзәк бюросы (РКП (б) үзәк комитеты бүлеге хокукында) рәисе урынбасары итеп сайлана (рәис — И.В. Сталин). Бюро әгъзалары — М.Х.Солтангалиев, Б. Сәрдәров, Х.М. Юмагулов, К.Л. Якупов, Д.Х. Буният-задә, М.Х. Дулат-Али, М.Г. Конов, Р. Рахматуллин, Н.Я. Яруллин. 1919 елда РКП (б) ҮК Ялымовны Төркистан крае мөселман бюросы карамагына җибәрә. Эшчәнлеге Кытайның Шеңҗан-Уйгыр автономияле районы белән бәйле була. 1919 елның мартында РКП (б)ның VIII корылтае эшендә катнаша. Коминтернның I конгрессында делегат буларак, мөселман-коммунистлар оешмаларының үзәк бюросы исеменнән чыгыш ясый, мөселман халыклары арасында фирка идеяләрен киңрәк тарату яклы икәнен күрсәтә:
1920 еллар башында Мәскәүдән китә, фиркадән чыга, сәяси эшчәнлеген туктата, Алма-Атага күчә. 1923 елда кооперациядә эшли башлый. 1937 елга кадәр Казакъстан ССР җир эше халык комиссариатында инспектор-методист булып эшли. 1937 елның 21 (27 (?)) августында Казакъстан ССР НКВДсы тарафыннан кулга алына, «Шуралар хакимиятен бәреп төшереп, Япония кул астында татар буржуаз-милли дәүләтен төзүне максат итеп куючы татар милли оешмасы әгъзасы булуда, «Шанхай» оешмасы әгъзасы булган бабасы (хатынының әтисе) «миллионер» Сәет Моратов [3] белән элемтәдә торуда» гаепләнә. 1937 елның 25 ноябрендә Алма-Ата өлкәсе НКВД «өчлеге» тарафыннан атуга хөкем ителә. 27 ноябрьдә атып үтерелә. 1985 елда исеме аклана. ЧыганакларӘдәбият
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia