Абзак (Белорет районы)
Абзак (баш. Абҙаҡ) ― Башкортстанның Белорет районында урнашкан авыл. Абзак авыл җирлегенең административ үзәге. Янәшәдә бер үк исемдәге тау чаңгысы курорты урнашкан. [4][5] УрнашуыАвыл Башкортстанның көньяк-көнчыгышында, Кече Кызыл кушылдыгы ярында, Белорет шәһәреннән көньяк-көнчыгышка таба 20 км, Яңа Абзак тимер юл станциясеннән төньяк-көнбатышка таба 5 км читтәрәк урнашкан. Чиләбе өлкәсенең эре шәһәре Магнитогорскийдан авылга хәтле ― 60 км. Тирә-якта Кырыктытау сыртының Бикәмбәт һәм Һалмаурды таулары бар. Авылның төньяк-көнбатыш ягында Уралтау сырты сузылган. Халык саны
ТарихАвылга якынча 1745 елда нигез салынган. Беренче атамасы – Төбәк. Абзак атамасы волость старшинасы, тархан улы Абзак Баемов исеменнән алынган. 1795 елда Абзак (Төбәк) авылы 13 Күбәләк волосте авылының иң зурысы була. 31 хуҗалыкта 219 кеше яшәгән. X ревизия (1859) 79 хуҗалыкта 638 кеше санаган. Совет чорындагы беренче җанисәп алу нәтиҗәсе авыл халкының яртылаш кимүен күрсәтә.[8] Авыл халкы терлекчелек белән шөгыльләнгән. XIX гасырның 40 нчы еллар башында 70 хуҗалыктан 65 е тирмә белән күчеп йөргән. Авылның 212 дисәтинә сөрү җире булган. Зур Кызыл елгасындә 7 тегермән тотканнар. [8] Хәзерге вакытта авыл территориясендә мәктәп, амбулатория, мәдәният сарае, китапханә, мәчет, кайбер кунакханәләр урнашкан. Авыл янәшәсеннән Р316 Стәрлетамак — Белорет — Магнитогорский автомобиль юлы уза. Шәхесләр
Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia