IPhone 5
iPhone 5 — Apple ясаган сенсорлы смартфон. 2012 елның 12 сентябрендә Сан-Франциско шәһәрендә тәкъдим ителә. iPhone 5 тулысынча пыяладан һәм алюминнән ясалган. Калынлыгы — 7,6 миллиметр (iPhone 4S-тан 18 процентка юкарак). Җиһазның авырлыгы – 112 грамм. Смартфонда Retina экраны кулланыла. Диагонале — 4 дюйм, ягъни элекке смартфоннардан зуррак. Нокталар ешлыгы — бер дюймга 326 нокта. Җиһазның яңа дисплеена яраклаштырып почта, календарь, iWork, GarageBand кебек әсбаплар яңадан эшләнгән. Яңа смартфон көтү халәтендә 225 сәгать чыдый ала, видео карау халәтендә — ун сәгать. iPhone 5 Америкада 21 сентябрьдә сатуга чыгачак. Рәсми бәясе – элемтә операторы белән килешү төзегән очракта – 199 доллардан (16 Гб хәтер) алып 399 долларга кадәр (64 Гб хәтер). Чыганаклар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia