1-нче танк армиясе (вермахт)
Тарих1-нче танк армиясе 1940 елның 16 ноябрендә оештырылган. 1941 елның 22 июненә хәлПолесьедан Кара диңгезгә кадәр 1 300 километрлы фронтта Герд фон Рундштедт җитәкчелеге астында армияләрнең «Көньяк» төркеме (44 алман, 13 румын дивизиләре, 9 румын һәм 4 маҗар бригадасы, 4-нче һава флоты һәм румын авиация ярдәме белән) урнашкан. Берләшмә 1-нче танк төркеме (Эвальд фон Клейст) , 6-нче (ком. Фридрих Паулюс), 11-нче (ком. Ойген фон Шоберт) һәм 17-нче (ком. Карл-Хайнрих фон Штюльпнагель) алман армиясе, 3нче (ком. Петре Думитреску) һәм 4-нче (ком. Никлоае Чуперка) румын армияләре һәм маҗар корпусы. 2 июльдә 1-нче танк төркеме Острог районында Горынь елгасы аша чыкты һәм һөжүмне дәвам итте. 3 июльдә 1-нче танк төркеме Крупец районына чыкты, Острогтан 20 км көнчыгышрак. 5 июльдә 1-нче танк төркеме Новоград-Волынский, Шепетовка чигәннән көнбатышрак һөжүмне дәвам итте. 8 июльдә 1-нче танк төркеме Бердичевны басып алды 30 июльне 1-нче танк төркеме Шпола аша көньякка һөжүмгә күчтә. 31 июльне 1-нче танк төркеме Шполаны басып алды. 3 августны 1-нче танк төркеме Первомайскны басып алды һәм 17-нче укчы корпусның каршы һөжүмен юк иттә. 8 августны 1-нче танк төркеме Кривой Рогка һәм Кременчуг районына чыкты. 14 августны 1-нче танк төркеменең 14-нче мотокорпусы Кривой Рогны басып алды. 29 сентябрьне. Көньяк фронт гаскәрләренең Көньяк-көнбатыш фронт сул канаты гаскәрләре булышлыгы белән Донбасс саклану операциясе (29 сентябрь — 4 ноябрь) башлана (картаны карагыз— Донбасская оборонительная операция (29 сентября — 4 ноября 1941 г.)). 29 сентябрьне 1-нче танк төркеме Днепропетровск районыннан көньяк-көнчыгыш юнәлешкә һөжүмгә күчә һәм Иван Галанинның 12-нче армиясының уң флангын саклауны өзә. 20 октябрь. Алман 1-нче танк армиясе Сталино шәһәрен басып алды. КомандирларАрмиянең сәргаскәреӘдәбият
ИскәрмәләрЧыганаклар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia