Әхмәтгәрәй Рамазанов
Әхмәтгәрәй Рамазанов, Әхмәтгәрәй Насыйбулла улы Рамазанов (хәрби документлары буенча Сергей Николаевич Ромазанов, 1901 елның 25 октябре, Самар губернасы, Ставрополь өязе, Высококолково вулысы, Әбдри (Лабит) — 1979 елның 3 декабре, Мәскәү) — Бөек Ватан сугышында катнашкан авиация генерал-лейтенанты (27.06.1945). Тәрҗемәи хәле
1901 елның 25 октябрендә Россия империясе Самар губернасы Ставрополь өязе Высококолково вулысы (хәзерге Сембер өлкәсе Яңа Малыклы районы) Әбдри (Лабит) авылында биш балалы гаиләдә иң өлкән бала булып туган[1]. Әтисе Насыйбулла, әнисе Гүзәл-Нәвал. Әтисе туган авылыннан 20-25 гаиләне алып чыгып китә һәм Идәй дигән яңа авылга нигез сала. Әхмәтгәрәйнең балачагы һәм үсмер еллары шул авылда узган. 1914-1918 елларда авылда бай керәстияннарда батрак булып эшли. 1919 елдан Кызыл Гаскәрдә. 1923-1924 елларда Петроград шәһәр шурасы (Петросовет) депутаты. Ватандашлар сугышы вакытында Польша фронтында (1920), Төркистанда, хәзерге Таҗикстан территориясендә басмачыларга каршы (1924-1927), Халхин-Гол елгасында Япония хәрби көчләренә каршы (1939) сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Ф. Энгельс исемендәге курсларда сәяси җитәкчеләрне яңадан әзерләү ел ярымлык курсларын (Петроград, 1922), очучылар мәктәбен (1934), Эшче-керәстиян Кызыл гаскәренең проф. Н. Е. Жуковский исемендәге Хәрби-һава академиясе каршындгы яңадан әзерләү курсларын (Мәскәү, 1937), Сәяси җитәкчеләрнең берьеллык югары курсларын (Мәскәү, 1941) тәмамлаган. Бөек Ватан сугышында 1941 елдан катнаша: Ерак Көнчыгыш фронтында сәяси бүлекнең авиация буенча өлкән инспекторы, фронтның ССРБ Хәрби-һава көчләре штабы башлыгы урынбасары. 1942 елдан Брянск фронтының Хәрби-һава көчләре хәрби комиссары. 1942 елның маенда Брянск фронтының Хәрби-һава көчләре нигезендә 2нче Һава армиясе оешкач, аның комиссары итеп билгеләнә. Мәскәүне, Сталинградны саклау, Курск дугасы, Днепрны кичү, Корсунь-Шевченко, Висла-Одер, Берлин операцияләрендә катнаша. 1942-1947 елларда ССРБ Хәрби-һава көчләренең 2нче Һава армиясе Хәрби шурасы әгъзасы һәм сәргаскәрнең сәяси өлкә буенча урынбасары. 1947-1959 елларда (запаска чыкканчы) ССРБ Һава һөҗүменнән саклану Хәрби-һава көчләренең Ерак Көнчыгыш, Бакы бүлгеләре һәм ССРБ Ерак араларга очучы авиациясе Хәрби шурасы әгъзасы булып эшли.
Хәрби журналистКүп санлы мәкаләләре «Красная звезда» газетасында басыла. «Вестник Воздушного флота» журналында дистәләрчә фәнни хезмәте дөнья күрә. Хезмәте
ГаиләсеХатыны Александра Ильинична (1904-1991). Балалары: Хәтер
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia