Әсгать Шәйхетдинов
Әсгать Шәйхетдинов – татарча көрәш остасы, Россиянең атказанган тренеры (1970), Россиянең (2006) һәм Татарстанның (1986) атказанган физик культура хезмәткәре . Шәйхетдинов Әсгать Шәйхетдин улы 1932 елның 1 декабрендә Мәскәү өлкәсендәге Клин шәһәрендә туа. Гаиләләре белән Казанга күченгәч, «Динамо» җәмгыятендә Николай Моряшичев җитәкләгән секциядә ирекле көрәш белән шөгыльләнә башлый. СССР чемпионатында бронза медаль яулый (1955), РСФСР халыклары спартакиадасы чемпионы (1956). Дүрт халыкара бәйгедә җиңүче. «Спартак» җәмгыятендә тренер һәм Казан авыл хуҗалыгы институтында доцент булып эшләгәндә 30дан артык СССРның спорт остасын, егермеләп милли көрәш остасын тәрбияләде. Алар арасында Виктор Маркелов, Владимир Копошкин, Геннадий Митин, Илгиз Миңнуллин, Иван Бәширов, Рәшит Сәмигуллин, Рафис Насыйбуллин кебек танылган көрәшчеләр бар. 2005 елдан башлап Казанда атказанган тренерлар Ш. Шәйхетдинов һәм М. Сәхабетдинов бүләкләренә бәйге оештырыла. «Россиядә Олимпия хәрәкәтен үстерүдәге хезмәтләре өчен» мактаулы билгесе белән бүләкләнде (2004). Казан шәһәренең мактаулы шәһәрдәше (2009). Чыганаклар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia