Әсгать Гарипов
Әсгать Гарипев (Әсгать Гарип улы Гарипев, 15 гыйнвар 1925, Мәлбагыш, Азнакай вулысы, Бөгелмә кантуны, Татарстан АССР, РСФСР, СССР — 30 март 2001 (76 яшь), Актүбә, Азнакай районы, Татарстан, Россия) — Татарстан АССРның атказанган нефтьчесе, җәмәгать эшлеклесе, скважиналарга бер сменалы хезмәт күрсәтүгә күчү инициаторларының берсе, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1971). БиографиясеӘсгать Гарипов 1938 елда Мәлбагыш җидееллык мәктәбен тәмамлый, аннан колхозда эшли. 1943 елның гыйнварында Кызыл Армия сафларына алына, 1 нче Байкал арты фронты гаскәрләрендә хезмәт итә, снайперларны әзерләү курсларында укый, Япониягә каршы сугышларда катнаша. Хәрби бурычны үтәүдә күрсәткән батырлыклары өчен «Батырлык өчен» медале, ә аннан соң — алты сугышчан һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән. 1950 елның октябрендә кече сержант исемендә демобилизацияләнә. 1951 елның ноябреннән нефть сәнәгатендә нефть һәм газ чыгару буенча оператор ярдәмчесе, оператор, скважиналарны тикшерү буенча оператор, нефть һәм газ чыгару буенча мастер булып эшли. Нефть промыселларын күпскважиналы хезмәт күрсәтүгә күчерү башында торды, ул нефть чыгарганда хезмәт җитештерүчәнлеген кискен күтәрергә мөмкинлек бирде. БүләкләреЛенин ордены (30.03.1971) Хәтер
ИскәрмәләрЧыганаклар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia