Әнвәр Фәтхуллин
БиографиясеӘнвәр Әсәдулла улы Фәтхуллин 1922 елның 5 августында хәзерге Башкортстан республикасының Бүздәк районы Иске Бүздәк авылында туа. Милләте буенча татар. Шунда ук тугыз сыйныф тәмамлый. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Белорецк шәһәренә китә, шунда эшли башлый һәм аэроклубка укырга керә. Аэроклубны тәмамлаганнан соң, Свердловскига күчеп килә. Биредә авиация хәрби очучылар мәктәбендә белем ала. 1942 елда аны тәмамлый. 1942елның октябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында. 140нчы гвардия штурм авиациясе полкында (8 нче гвардия штурм авиациясе дивизиясе, 1 нче гвардия штурм авиациясе корпусы, 2 нче һава армиясе, 1 нче Украина фронты ) экадрилья командиры ярдәмчесе гвардия өлкән лейтенанты Әнвәр Фәтхуллин 1945 елның гыйнварына 148 сугышчан очыш ясап, дошманның ягулык, корал складларын, гаскәр һәм сугыш машиналары, техникалары тупланган урыннарны, аэродромнарны штурмлаган, разведкага барган. Группа белән 23 һава сугышында дошманның 8 самолетын бәреп төшергән. 1945 нче елның 10 апрелендә Советлар Союзы Герое исеме бирелә. 1945 елдан КПСС әгъзасы. Сугыштан соң Хәрби Һава көчләрендә хезмәтен дәвам иткән. 1950 елда авиация полкына командирлар хәзерләү Үзәк тактика-очу курсларын тәмамлаган. 1973 елда полковник Әнвәр Фәтхуллин запаска чыккан. Волынь өлкәсенең Луцк шәһәрендә (Украина) яшәгән. 1986 елның 21 декабрендә вафат була. Бүләкләре
ЧыганакБатырлар китабы. - Казан: Татар . кит. нәшр., 2000.- 395 б. СылтамаИскәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia