Һомер
Һомер (грек. Ὅμηρος) (яшәгән заманы — б.э.к. XII гасыр һәм б.э.к. VII гасыр арасы) — легендар Борынгы Греция язучысы. «Илиада» һәм «Одиссея» эпик поэмаларын иҗат итүче булып исәпләнә. Риваятьләр буенча ул сукыр булган. Смирнада (Измир) туган дип санала. Шулай ук туу урыннары дип Родос, Колофон, Саламина, Хиос, Арг һәм Афина дигән юрамалар бар. ТормышыЯшәве турында бик әз билгеле булган Һомерның исеме борынгы юнан теленнән "кол" дигәнне аңлата. Аңа кадәр 4 гасыр элек булган Микен цивилизациясенең тәфсилле аңлатуына күрә классик чор язулары буенча Троя сугышы вакытында яшәгән дигән риваятькә китергән. Инглиз галиме Дҗордҗ Томсон аның мөмкин булган туу урыны Хиос утравы дип раслый. Шуннан соң тагын бер юрама булып Смирна (хәзерге Измирны) китерә. Шулай ук "Илиада"ның һәм "Одиссея"ның ионик һәм эолик диалекталь аермалары шик уята. Аның тормышы турында тагын бер хәбәр булып сукыр булуы тора. ӘсәрләреИҗат иткән дастаннары Классик Чор Юнан Әдәбияты һәм Мифологиясенә тәэсир иткән һәм алар аша бөтен Көнбатыш әдәбиятына тәэсир иткән. Ирландияле язучы Дҗеймс Дҗойсның "Улисс"ы, инглиз язучы Шекспирның "Троил һәм Крессида"сы, Римлы язучы Вергилийның "Энеидасы"на Һомер эпосы зур йогынты ясаган. Иҗат иткән әсәрләреБүгенге көндә бары тик Илиада һәм Одиссея Һомер исеме белән бәйләнә. Антик чор Һомер Илаһиләре, Һомер һәм Һесиод ярышмасы, Кече Илиада, Ностой, Тебаид, Киприя, Эпигони, комик мини дастан Батрачомйомачиа ("Бакалар һәм тычканнар Сугышы"), Эхалиянең алынуы һәм Фокей башка авторларга карый дип санала. Борынгы биографияләреҺомерның иң яхшы мәгълүм ике биографиясе булып Псевдо-Һеродотның "Һомер тормышы" һәм "Һомер һәм Һесиодның ярышуы" булып тора. Аның хөрмәтенә аталган урын һәм җисемҺомер хөрмәтенә Меркурийда Һомер кратеры һәм 5700 Һомер астероиды аталган. Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia