Үзе
Үзе (чын исем-фамилиясе Хәйдәр Сәлимов, 1884 ел, Самар губернасы, Ставрополь өязе, Мукшы Күле — билгесез) — укытучы, журналист, сатирик шагыйрь, фельетончы. Тәрҗемәи хәле1884 елда Самар губернасы Ставрополь өязе (хәзерге Сембер өлкәсе Мәләкәс районы) Мукшы Күле авылында керәстиян гаиләсендә туа. Башта авыл мәктәбен, аннан Самар шәһәрендә җәдиди мәдрәсә тәмамлый. 1905 елгы инкыйлабтан соң, авылда укытучы булып эшли. 1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң, Самарга кайта. РКП (б) җирле органы булган «Яңа көч» гәҗите мөхәрририятендә эшли башлый. Шушында «Үзе» имзасы белән үткен сәяси темаларга язылган күп санлы сатирик шигырьләрен (мәсәлән, «Нужа-Буржуа» (1920)) һәм фельетоннарын бастыра. Ватандашлар сугышы тәмамлангач, Х. Сәлимов авылларда беренче коммуналар оештыруда катнаша. Утызынчы елларда янәдән укытучылык эшенә кайта, лаеклы ялга чыкканчы шул эшендә кала. «Нужа-Буржуа»
Әдәбият
Искәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia