Яңа Чебенле
Яңа Чебенле — Башкортстанның Зиянчура районындагы татар авылы. Яңа Чебенле авыл советына керә (үзәге – Инәк совхозында). 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 593 кешенең яшәве мәгълүм.[2] Тарихи сыйфатламаЯманболак елгасы буенда Яңа Чебенле авылына 1840 елда хәзерге Ырынбур өлкәсендәге Үрге Чебенле һәм Түбән Чебенле кешеләре нигез сала. Исемнәре: Мөхәммәтрәхим, аның уллары Әбүбәкер, Усман, Гомәр. Гани-бай Хөсәенов васыять акчасына биредә җәдитче мәктәп ачыла. Ул якын-тирә авыллары өчен югары үрнәкле уку йорты булып тора. 1924 елга кадәр – хәзерге Күгәрчен һәм Зиянчура районнарын колачлаган Бөрҗән-Кыпчак вулысы үзәге була. Хәзер биредә хәтта авыл советы идарәсе юк. Совет заманында Яңа Чебенле 4км арадагы Инәк совхозына буйсындырылган. Күп гаиләләр шунда күченгән (Инәкнең 26% халкы – татарлар, 28% - руслар, 42% башкортлар). ДемографияЯңа Чебенледә 1989 елда 595 кеше яши: ир-атлар – 288, хатын-кыз – 325; 2002 елда – 683: 325 һәм 358. Халык саны динамикасы:
МәгарифЧебенледә 9-еллык мәктәп бар, ягъни Инәк совхозы мәктәбенең Чебенле филиалы. Татар теле укытылу-укытылмау турында хәбәрләр юк. Чебенле балалары 9нчы сыйныфтан соң Ишемгул (элекке Инәк совхозы утары) мәктәбенә йөреп укый. Ул мәктәптә татар теленә урын юк. ДинАвыл үзенчәлекле архитектуралы мәчете белән аерылып тора. Архитекторы - Сабитов, төзүчесе - Хәйдәр Гайсин. Танылган шәхесләр
Икътисад234 хуҗалыкта 716 эре мөгезле терлек, 23 ат, 642 кәҗә-сарык, 17 трактор, 110 җиңел машина, 8 йөк машина (2008 ел саннары).[4] Авылда 2008 елдан башлап 1280 баш сыерга исәпләнгән заманча сөтчелек фермасы төзелә. Искәрмәләр
Сылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia