Японнар
Японнар (японча 日本人 ниһонҗин-ниппонҗин, 日本民族 нихон-минҗоку) — Япониянең төп халкы (98%). Япон телендә сөйләшәләр. Японнарның гомуми саны 130 миллион кеше, Япониядә 127 миллион тора, шулай ук АКШта (1,2 млн), Бразилиядә (1,5 млн) яши. Япон теле алтай гаиләсе пуес төркеменә карый. АтамаЯпония (Ниппон, Нихон) Япон утрауларыннда урнашкан. Япон империясенең иске атамасы "Дай Ниппон" (大日本) — "Бөек Япония" яки "Чыгучы Кояш Иле" дигән сүз. Беренче япон борынгы дәүләтенең атамасы — Ямато. ТарихЯпон халкының борынгы атамасы - Ва. Борынгы заманда Япониядә асаба җирле халык айннар-эмиси торган, алар европеоидлар булган, көньякта кумасо һәм хаято кабиләләре торган. Соңрак алтай гаиләсе телле протояпоннар җирле халыкларны кысрыклап чыгарган һәм ассимиляцияләгән. IV гасырда беренче уртак япон дәүләте Ямато барлыкка килгән. Кайбер япон чыганаклары буенча БЭК VII гасырда дәүләт барлыкка килгән. Хонсю һәм Хоккайдо соңрак үзләштерелгән. Япон мәдәниятенә Кытай һәм Корея йогынты ясаган. Япония хакимнәре һәрвакытта микадо (императорлар) булган. 1192 елда феодаллар хакимиятне алган, ил хәрби вәкиле - сөгун реаль хакимияткә ия булган. 1868 елда Мәйҗи инкыйлабы нәтиҗәсендә сөгунат хакимияте бәреп төшерелә, император хакимияте торгызыла. 1945 елда Япония чигенгәннән соң, яңа конституция кабул ителә. Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia