Ягъкуб Һалфай улы
Ягъкуб Һалфай улы (грек. Ιάκωβος ο Μικρός, лат. Iacobus Minor – Кече Ягъкуб) – Гайсә Мәсихнең унике апостолының берсе, аның исеме Яңа Гаһедтә искә алына. Апостол Фаддейның туганы, апостол һәм инҗилче Маттайның да туганы булырга мөмкин. Өч Инҗилдә аның исеме унике апостол белән бергә күрсәтелә (Маттай, 10:3; Марк, 3:18; Лүк, 6:15), әмма башка Инҗил чыганакларында Ягъкуб турында мәгълүматлар бирелми. Тормыш юлыРиваятьләр һәм тормыш юлын тасвирлаучы әсәрләрдә Ягъкубның салым җыючы булып эшләве һәм Яһүдәядә яшәве хәбәр ителә. Күпмедер вакыттан соң Ягъкуб Һалфай улы апостол Андрей белән бергә Эдессага юнәлә. Соңрак мөстәкыйль рәвештә Газа һәм Елевферопольдә (Көньяк Фәлистыйн) вәгазь сөйли. Башка Ягъкублар белән буталганга күрә, аның тормыш юлын тулысынча күзәтү катлаулы. Аның үлеме һәм җирләнүе турында берничә версия сакланган. Кайбер авторлар фикеренчә, ул Мармарикта үлә, ә кайберәүләр әйтүенчә – Мисырга барганда җәфа чигеп һәлак була (аны тәрегә асалар). Ягъкуб Һалфай улын апостол Ягъкуб Зебедәй улыннан – Өлкән Ягъкубтан һәм Кече Ягъкуб дип йөртелүче, Иерусалимның беренче епискобы булган Ягъкубтан төгәл аерырга кирәк. Кайбер авторлар Ягъкуб Һалфайны да Кече Ягъкуб дип атыйлар, бу исә тагын да катлаулы буталчыкларга китерә. Табыну һәм хәтерКатолик чиркәвендә 3 майда, ә православ чиркәвендә 30 июнь һәм 9 октябрьдә хәтер бәйрәмен үткәрәләр. ИскәрмәләрӘдәбият
СылтамаларШулай ук карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia