Югалту (фильм, 2012)
«Югалту» — 2012 елда дөнья күргән Илдар Ягъфәровның кыскаметражлы фильмы. Фильм Пермь өлкәсе Барда районында, Казанда һәм Санкт-Петербургда төшерелгән. Фильмны Пермь өлкәсе Барда районындагы бер татар авылында төшергәннәр. Барда районы — Илдар Ягъфәровның туган ягы. Барда ягы аның әтисе Рәшит Ягъфәровның да туган төбәге. Фильмда барган сюжет татар авылы мохите һәм рус шәһәре мохите белән бәйләнгән. ЭчтәлегеФильмының эчтәлеге әти (Равил Шәрәфиев) һәм аның улларының мөнәсәбәтләре тирәсендә бара. Фильм башында авылда яшәүче Әнвәр (Ирек Хафизов) шәһәрдәге бертуганнарын авылга чакыртып ала, чөнки авылда кинәттән әтиләре югала. Ташландык авылда аның кайда икәнлеген беркем белми. Шәһәрдән кайтып төшкән композитор Шамил (Радик Сәлимов) һәм төзүче Марсель (Марсель Тимофеев) әтиләрен эзләргә керешә. Әтине эзләү дәверендә бертуганнар бер-берсенә якыная, тамырларын искә төшерә, бер максат өчен берләшә. Ызгышлар да, талашлар да булып ала, әмма ахыр чиктә әтиләре йортка үзе кайта.
Ролләрдә
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia