Эльмира Давыдова
Давыдова Эльмира Минһаҗ кызы (1 февраль 1940 ел — 30 июль 2018 ел) — музыка белгече, фән кандидаты. 1973-1976 һәм 1982-2002 елларда Башкортстан Композиторлар берлегенең җаваплы секретаре, 1978-1982 елларда — СССР Фәннәр академиясе Башкортстан филиалының Тарих, тел һәм әдәбият институтының гыйльми хезмәткәре. 1981 елдан СССР Композиторлар берлеге әгъзасы. Россия Федерациясенең (1999) һәм Башкорт АССРның (1989) атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясе Президенты стипендиаты (2008). БиографиясеЭльмира Минһаҗ кызы Давыдова 1940 елның 1 февралендә Кыргыз ССРның Ош өлкәсе Араван районының Тепе-Курган авылында хезмәткәрләр гаиләсендә туа. 1949 елда гаилә Уфага күчә. Гаилә башлыгы Давыдов Минһаҗ Хөсәен улы Башпотребсоюзда эшли, хатыны Софья Хәмидуллина Башкортстан медицина институтын тәмамлаганнан соң, медик була. Эльмира Уфаның 44-нче гомуми белем бирү мәктәбендә белем ала. 1962 елда — Уфа сәнгать училищесын, 1973 елда Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлый. 1976-1978 елларда СССР Фәннәр академиясе Башкортстан филиалының Тарих, тел һәм әдәбият институты аспирантурасында укый (гыйльми җитәкчесе Мәхмүт Нигъмәтҗанов). Аны тәмамлагач, «З.Г.Исмәгыйлевнең опера ижатында халык җыры тамырлары» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. 1961 елдан БАССР Министрлар Советы каршындагы Радио һәм телевидение тапшырулары буенча дәүләт комитетының музыкаль тапшырулар мөхәррире булып эшли, 1965-1968 елларда — Башкорт дәүләт филармониясенең лектор-музыка белгече, 1973-1976 һәм 1982-2002 елларда — Башкортстан Композиторлар берлегенең җаваплы секретаре, 1978-1982 елларда — Тарих, тел һәм әдәбият институтының гыйльми хезмәткәре. Эльмира Минһаҗ кызының гыйльми эшләре башкорт операсының үсеш тарихына, Башкортстан Республикасының башкаручыларына һәм композиторларына багышланган. Аның сценарие буенча Г.С.Әлмөхәммәтов турында документаль фильм куела. 1961-1995 елларда «Башкортстан» дәүләт телерадиокомпаниясенең «Антология башкирской музыки», «Годы и судьбы», «Мастера искусств Башкортостана», «Музыкальная гостиная» тапшыруларын алып бара. 2018 елның 30 июлендә уфада вафат була[1]. ХезмәтләреДавыдова Эльмира Минһаҗ кызы — Башкортстан Республикасының музыка тарихы, музыкаль мәдәнияте буенча 200 дән артык гыйльми хезмәт авторы.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia