Элиу Рут
Элиу Рут (ингл. Elihu Root; 15 февраль 1845 ел — 7 февраль 1937 ел) — америкалы сәясәтче һәм дәүләт эшлеклесе, юрист, 1912 елда Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты. БиографиясеЭлиу Рут Нью-Йорк штатының Клинтон шәһәрендә Орен Рут һәм Нэнси Уитни Баттрик гаиләсендә туа. Аның әтисе Гамильтон көллиятендә математика профессоры була. Шул көллиятне 1864 елда Элиу тәмамлый. 1867 елда ул Нью-Йорк университетының юридик мәктәбендә укып чыга. Озакламый юрист эшчәнлеген башлый. 1878 елда Рут Клара Фрәнсис Уэйлска, Scientific American журналы мөхәрире кызына өйләнә. 1883—1885 елларда Нью-Йоркның көньяк округы прокуроры вазифасын үти. 1899—1904 елларда исә президентлар Маккинли һәм Рузвельт вакытында АКШ хәрби министры була. Саклану министры мөддәтендә Хәрби көллияткә нигез сала, Вест-Пойнттагы Хәрби академияны зурайта һәм Милли гвардия өстеннән федераль идарәне көчәйтә. 1905 елда, Джон Хэй вафат булгач, Рузвельт Рутны АКШ Дәүләт сәркатибе итеп билгели. Бу вазифада ул консуллык хезмәтендә реформа үткәрә, Якын Көнчыгышта «ачык ишекләр» сәясәтен хуплый. 1906 елда Рио-де-Жанейродагы өченче Панамерикан конференциясендә катнаша, латинамерикан дәүләтләренең хөкүмәтләрен Һаага солых конференциясендә катнашырга чакыра. 1907 елда Вашингтонда Үзәк Америка солых конференциясен оештыра. 1908 елда Япония белән Рут-Такахира килешүенә кул куя. 1909-1915 елларда Рут Нью-Йорктан сенатор була. 1917 елда, Россиядагы Февраль инкыйлабыннан соң Рут Россияга махсус миссия белән җибәрелә. Рутның үзеннән кала, ул миссияга Америка хезмәт федерациясе вице-президенты Джеймс Дункан, социалист Чарль Рассел, генерал Хью Скотт, адмирал Джеймс Гленон, Нью-Йорк банкиры С.Бертро, «Интернешнл Харвестер Компани» компаниясе президенты Сайрус Маккормик һ.б. керә. Париж солых конференциясендә катнаша, 1921-1922 елларда Вашингтон конференциясендә АКШ вәкиле була. Ул 1937 елда вафат була. Әсәрләре
Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia