Элизабет Линней
Кристина Линней фон Элизабет, атасы дворянлык алганга кадәр— Элизабет Кристина Линнея (швед. Elisabeth Christina von Linné, Elisabeth Christina Linnaea, 14 июнь 1743 ел — 15 апрель 1782 ел) — швед табигать фәннәре белгече һәм билгеле табиб Карл Линнейның кызы. Швецияда беренче хатын-кыз -ботаник буларак билгеле. Әдәбиятта еш кына аның исеме Лиза Стина (Lisa Stina) дип языла. БиографиясеКристина Элизабет 1743 елның 14 июнендә туган. Карл Линней (1707-1778) һәм аның хатыны Сара Элизабет Морея (1716-1806) гаиләсендә икенче бала була. Аның өлкән абыйсы— Карл Линней-төпчек (1741-1783). Белемне өйләрендә ала. Бернинди дә уку йортында укымаган. Кристина Элизабет беренчеләрдән булып үсемлекләр дөньясында очраган оптик феномен күренешен сүрәтли. Күзәтүчегә ачык чәчәкләр үзләре нур чәчкән кебек күренә. Хәтта вакыт-вакыт кыска гына шәүлә белән балкып алуы күзәтелә. 1762 елда күренеш турында (19 яшендә) үзенең уйлануларын кәгазьгә төшерә, аның бу мәкаләсен Швед короллегенең фәннәр академиясе бастырып чыгара. Анда шулай ук, Карл Линнейның[2] мәкәләгә карата үзе язган аңлатмалары кертелгән. Элизабет настурция чәчкәләрендә (Tropaeolum majus) күзәтелгән бу феномен электр табигатьле булырга тиеш дип фаразлый. Бу мәкаләгә табигать фәннәре белгече һәм билгеле инглиз шагыйре Эразм Дарвин (бабасы Чарльз Дарвин) игътибар итә. 1789 елда ул үзенең The botanic garden, part II, loves of the the containing plants дигән хезмәтендә Элизабет Линнейның мәкаләсенә сылтау ясый. Дарвин, шулай ук, бу феномен күп кенә галимнәрнең хезмәтләре белән дә раслана дип яза. Күп галимнәр раславынча, башка ачык чәчәкле үсемлекләрдә дә күзәтелә. Феномен, бигрәк тә, эңгердә ныграк дәрәҗәдә чагылыш таба. Дарвинның бу хезмәтен яшь чакларында, соңрак киң билгеле булып киткән инглиз шагыйрләре Уильям Вордсворт, Кольридж Сэмюэл укыган. Аларның ижатында феноменны шигъриятле тасвирлау да урын алган. Хәзерге фән феноменны кеше күзендәге челтәр катлауда ачык төстән барлыкка килгән ярсуның кинәт юкка чыкмавы, ә ипләп кына сүнүе белән аңлата. Әдәбияттә, еш кына бу күренеш « Элизабет Линней феномены»[3] дип атала. Элизабет Линней 1782 елның 15 апрелендә Хаммарбюда 38 яшендә вафат була. ГаиләЭлизабет Линней майор Карл Фредрик Бергенкранцка кияүгә чыга (швед. Carl Fredrik Bergencrantz, 1726-1792). Балалары:
Элизабет Линней әдәбиятта2013 елда швед язучысы Кристина Вальденның Элизабет Линнейның язмышына багышланган (роман Кристины Вальден[5]) Den som jag trodde skulle göra mig lycklig романы басыла. Анда Элизабетның, Линнейның апостолларның берсе, Даниэль Соландерга (1733-1782) бәхетсез мәхәббәт турында сөйләнелә. Шулай ук романда «аның белемгә булган сусавы көнкүреш мәшәкатьләрендә басылып калуы» (ул жажда знаний тоне в бытовых забота"[6]) турында бәян ителә. Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia