Шенол Гүнеш
Шенол Гүнеш (төр. Şenol Güneş; 1952 елның 1 июне, Трабзон, Төркия) — Төркия футболчысы һәм тренеры. Төркия җыелма командасының баш тренеры. Уенчы карьерасыШенол Гүнеш үз карьерасы башында «Эрдогду Генчлик» һәвәскәрләр командасы капкачысы була. Соңрак ул «Трабзонспор» югары дивизионы клубына күчә һәм анда 15 сезон үткәрә. Үз клубы белән бергә ул 1975—1984 елларда 6 чемпион титулын яулый. Тренер карьерасыУенчы карьерасын тәмамлагач, Шенол туган клубында тренер ярдәмчесе булып эшли башлый. 1994 елда ул «Трабзонспор»ның баш тренеры вазыйфасына билгеләнә. 1995/96 сезонының уңышсыз финишыннан соң («Трабзонспор» чемпионлык өчен көрәштә «Фенербахче»га 2 очко оттырган), Шенол Гюнеш клубтан китә. Шуннан соң ул түбәндәге командаларның тренеры була: «Болуспор», «Истанбулспор», аннары яңадан «Трабзонспор», «Антальяспор» һәм «Сакарьяспор». 2000 елда Гүнеш Төркия җыелма командасының баш тренеры була. Аның җитәкчелегендә команда 2002 елгы дөнья чемпионатына сайлап алу циклын үз төркемендә икенче урында тәмамлый, шуннан соң Австрия җыелма командасын җиңә. Төркия командасы 48 ел эчендә беренче тапкыр Корея һәм Япониядәге дөнья чемпионатына эләгә ала, анда алар ярымфиналга үтә һәм турнирның булачак җиңүчеләренә бразилиялеләргә 1:0 исәбе белән оттыра. Өченче урын өчен матчта төрекләр Көньяк Корея командасын 3:2 исәбе белән җиңәләр һәм бакыр медальләр яулылар. Бу уңыш Гүнешка УЕФА версиясе буенча «2002 ел тренеры» исемен бирә. Аның җитәкчелегендә Төркия җыелма командасы 2004 елгы Аурупа чемпионатының финал өлешенә уза алмагач, Латвия җыелма командасына каршы матчта оттыргач, Гүнеш җыелма команданың баш тренеры вазыйфасыннан азат ителә. Шуннан соң үз карьерасында өченче тапкыр 2004 елдан 2006 елга кадәр «Трабзонспор» клубының баш тренеры була. Кайбер уңышсызлыклардан соң ул Трабзоннан китә һәм 2007 елда «Сеул» ФК белән өч еллык контрактка кул куя. 2015 елның 11 июнендә «Бешикташ» клубының баш тренеры итеп билгеләнә. Контракт тагын бер елга озайту мөмкинлеге белән ике елга имзалана[2]. Истанбул командасы белән Гюнеш ике тапкыр рәттән Төркия чемпионатында җиңеп, үз карьерасында беренче чемпион титулларын яулый. 2019 елның 28 февралендә Төркия футбол федерациясенең рәсми сайты хәбәр иткәнчә, Гүнеш яңадан Төркия җыелма командасының баш тренеры вазифасын биләячәк һәм 1 июльдән эшкә керешәчәк[3]. Әмма март аенда ук команданы җитәкләгән[4]. КазанышларУенчы буларак
Тренер буларак
«Бешикташ»
Шәхси
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia