Шаһбазгәрәй Әхмәров
Шаһбазгәрәй Әхмәров, Шаһбазгәрәй Исмәгыйль улы Әхмәров (Әхмәрев)[3] (рус. Ахмеров Шахбазгирей Измайлович, 1852 ел, Казан — 1900 ел, шунда ук) — педагог һәм җәмәгать эшлеклесе, 1881 елдан Казан татар укытучылар мәктәбе инспекторы (директоры), 1898 елдан Казан мөселман хәйрия җәмгыяте, яки Ярлы мөселманнарга ярдәм итү җәмгыяте идарәсе рәисе. Хакыйкый дәүләт киңәшчесе, асылзат. Тәрҗемәи хәле![]() 1852 елда Казанда обер-әфисәр гаиләсендә туган. Әтисе Исмәгыйль Әхмәров Сембердән. Егерме биш ел солдат хезмәтендә русча укырга-язарга өйрәнеп кайткан. Балаларын өендә русчага да, татарчага да, дингә дә укыткан. Ш.И. Әхмәров 1878 елда Казан университетын тәмамлаган, шул ук елдан Казан татар укытучылар мәктәбендә педагогика, рус теле һәм әдәбияты фәннәреннән укыта, 1881 елдан мәктәпнең икенче (М. Мәхмүдов пенсиягә киткәннән соң) инспекторы — директоры[4], 18 ел буена уку йортының алыштыргысыз җитәкчесе була [5]. Әлеге уку йортына эшкә шәһәрнең күренекле галимнәрен тарта: шәркыятьче галим В.В. Радлов (1837-1918) 1884 елга кадәр («академик» дәрәҗәсе алып, Петербургка күчкәнче) уку бүлеге мөдире булып эшли, татар мәктәпләре файдалана торган рус булмаганнар өчен рус теле дәреслеге, рус телендә уку китабы яза. 1881-1884 елларда рус телен В.А. Богородицкий (1857-1941), математиканы Н.Г. Лексин, табигать фәннәрен Ибраһим Терегулов (1852-1921) укыта. Педагогик практика белән Каюм Насыйри (1825-1902) җитәкчелек итә. 1884 елдан Казан губернасы халык укуханәләре инспекторы. Казанның мөселман җәмгыятендә зур абруй казанган Ш.И. Әхмәровны 1898 елдан Казан мөселман хәйрия җәмгыяте, яки Ярлы мөселманнарга ярдәм итү җәмгыяте идарәсенең (беренче) рәисе итеп сайлыйлар. Яхшы методист була, шәкертләрне рус грамотасына өйрәтүнең эзлекле тәртибен булдыру өчен берничә уку ярдәмлеге (мәсәлән, «Грамматика русского языка для татар», 1889) яза. «Казан-татар теле шивәсендә фигыльне синтаксис ягыннан тикшерү» уку әсбабы (1895) авторы. Университет бетереп, 20 ел «дәүләткә хилафсыз хезмәт иткән өчен» статский киңәшче дәрәҗәсе бирелә. Хакыйкый статский киңәшче дәрәҗәсе белән бергә дворян титулы бирелә. Титул үзенә генә бирелә, гаиләсенә дворянлык кагылмый. 1900 елда Казанда вафат. Яңа Бистә зиратында дәфен ителгән. Гаиләсе![]() Хатыны Хәдичә (?-1945), әтисе ягыннан морза Алкиннар, әнисе ягыннан морза Арсаевлар нәселеннән, Казанның баш полицмейстеры, нәселдән күчүче асылзат Шаһиәхмәт Мөхәммәт улы Алкин (1812-1879) кызы. Гаилә Казанда Петропавел (хәзерге Җәлил) урамы белән Сөт рәте (хәзерге Профсоюзлар) урамнары чатындагы, 40 мең сум алтын акчага дворян хатыны Геркинадан сатып алган үз йортларында яшәгән. Балалары:
Чыганаклар
Әдәбият
СылтамаларИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia