Шамил Габдрәшитов (1921)
Шамил Габдрәшитов, Шамил Монасыйп улы Габдрәшитов (1921 елның 19 мае, РСФСР, Ырынбур ― 1944 елның 4 мае, СССР, РСФСР, Кырым АССР, Севастополь) ― хәрби очучы, Советлар Берлеге Каһарманы (1944). Тәрҗемәи хәлеШагыйрь Шәмсетдин Зәкинең оныгы Галимәнең улы. Ырынбур хәрби авиация укуханәсен тәмамлый (1941). 1943 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 402 нче кырыпбетерүчеләр авиация полкының эскадрилья командиры урынбасары (8 нче һава армиясенең 265 нче истребительләр авиация дивизиясе). 4 нче Украина фронты гаскәрләре составында Әдис, Акъяр, Новороссийскины һәм Кырым ярымутравын азат итү сугышларында катнаша. 160 тан артык сугышчан очыш ясый, 17 һава сугышында катнаша, дошманның 12 самолётын юк итә. Кырымны азат итү сугышында һәлак була. 23 кенә яшендә батырларча һәлак булган бу каһарманга Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелә. Ул яшәгән Ырынбур шәһәренең бер урамы Шамил Әбдрәшитов исемен йөртә.[1] БүләкләүләреЛенин, Кызыл Байрак, Александр Невский, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнә. Әдәбият
Шулай ук карагызИскәрмәләр
Сылтама |
Portal di Ensiklopedia Dunia