Шамил Башкиров
Шамил Башкиров, Шамил Шаһвәли улы Башкиров, рус. Башкиров Шамиль Шагивалеевич (Шахвалеевич) (1927-2010) — галим-физик, физика-математика фәннәре докторы (1970), професор (1971), ТР ФА мөхбир-әгъзасы (1994), РСФСР атказанган фән эшлеклесе (1980). КФУның шәрәфле профессоры (2004)[1]. КФУда яңа фәнни юнәлешне (Мессбауэр спектроскопиясе) нигезләүче. Тәрҗемәи хәле1927 елның 1 гыйнварында Казанда, Татарстан АССР дәүләт эшлеклесе Шаһвәли Башкиров гаиләсендә туган. Әти-әнисе репрессияләнгән. Казан дәүләт университетының физика-математика факультетын бик яхшыга тәмамлаган (1951)[2]. «К теории парамагнитной спин-решеточной релаксации» темасына физика-математика фәннәре кандидатлыгына (1958, җитәкчесе С.А. Альтшулер) һәм «Применение ядерного гамма-резонанса к исследованию парамагнитных кристаллов» темасына докторлык диссертациясе (1971) яклаган. Хезмәт юлы
Гыйльми эшчәнлегеМагнит резонансы һәм парамагнит релаксациясе буенча белгеч буларак, мессбауэр спектроскопиясен тикшерү төркеме (лаборатория 1969 елда кафедра итеп үстерелә) оештыра. Гомуми физика, теоретик физика, каты җисем физикасы буенча 320 дән артык фәнни хезмәте нәшер ителгән. Магнитлы җисемнәрнең, ферритларның микротөзелешен гамма-резонанслы тикшерүе белән халыкара абруй казана. 26 фән кандидаты (шул исәптән, Мисыр, Сүрия, АКШ өчен), 4 фән докторы әзерләгән. Фәнни хезмәтләре
Бүләкләре, мактаулы исемнәреЧыганакларТатарский энциклопедический словарь. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998. СылтамаларИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia