Чәчкаб фельдшер-акушер пункты
Чәчкаб фельдшер-акушер пункты — Татарстан Республикасы Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылында урнашкан фельдшер-акушер пункты. ТарихыАвылда яңа ФАП 2017 елның 4 декабрендә ачылган. Моңа кадәр фельдшер-акушер пункты авыл клубында урнашкан була. Яңа бинада авыруны кабул итү, фельдшер, процедура кабинетлары да, дару препаратларын саклау өчен шкаф, суыткычлар бар, санузел эшли.[2] Әлеге пункт Кайбыч районында Азнакайдагы «Нефтемаш» заводында җитештерелгән сигезенче ФАП.[3] ЭшчәнлегеФАП фельдшеры Люзия Сафина[4] халыкны өйдә һәм амбулаториядә кабул итә, фельдшер һәм акушерка компетенциясе чикләрендә дәвалау билгели ала, 3 яшькә кадәрге балаларны патронажлый, консультацияләр бирә һәм табиб күрсәтмәләрен үти. Үз составында медицина хезмәткәрләре булмаган Иске Чәчкаб мәктәбенә, балалар бакчасына медицина хезмәте күрсәтә.[5] ФАП табибка кадәрге этапта кичектергесез медицина ярдәме күрсәтә. ФАП хезмәткәре ведомство карамагындагы территориядә санитар-эпидемияләргә каршы эш алып бара: йогышлы авырулар белән авыручыларны ачыклый һәм изоляцияли, авырулар булган биналарга агымдагы дезинфекция үткәрә, азык-төлек блокларында, балалар һәм дәвалау оешмаларында эштән читләштерә, авырулар белән элемтәгә кергән затларны профилактик прививкалар үткәрә. Искәрмәләр
Әдәбият
|
Portal di Ensiklopedia Dunia