ЧиңхәйЧиңхәй ( кыт. гад. 青海, пиньинь: Qīnghǎi, салар. Gökdeñiz/Çiñxey) — Кытай Халык Җөмһүриятенең төньяк-көнбатыш өлешендәге провинция. Башкаласы — Шиниң (Синин) шәһәре. ГеографияҖир өсте, нигездә, тау һәм тигезлекләрдән гыйбарәт. Сайдам иңкүлеге төньяктан Нәншән һәм Алтынтау, көньяктан Куньлун таулары белән уралган. Көньяграк Тибет таулыгының төньяк-көнчыгыш өлешләре урнашкан. Климаты киксен континенталь, кыш суык, җәй салкынча. Еллык явым 300–500 мм. Чиңхәй террториясендә Янцзы, Хуаңхе, Мекоң елгаларның югары агымнары урнашканнар. Күлләр күп, иң эресе — Чиңхәй күле (яки Кукунор күле). Нәкъ менә бу кытайча атамасында диңгез иероглифы булган тозлы күл провинциягә исемне биргән. Тарих312 елда Чиңхәй күле тирәсендә сяньби-монголлар (монгорлар) тарафыннан Тогон дәүләте нигезләнгән. Ул 663 елда тибетлар тарафыннан басып алганчыга хәтле яшәп килгән. XVI гасырның башында төньяк-көнчыгыш Чиңхәйгә тумат-монголлар бәреп керәләр. 1724 елдан Чиң империясе тарафыннан басып алынган. 1928 елдан — Кытайның Чиңхәй провинциясе. Халык2010 ел жаисәбе буенча, провинциядә 5626722 кеше яши, шул исәптә кытайлылар — 2983521 кеше (53,02%), тибетлылар — 1375059 кеше (24,44%), хуэйлар — 834298 кеше (14,83%), ту (монгорлар) — 204412 кеше (3,63%), саларлар — 107089 кеше (1,90%), монголлар — 99815 кеше (1,77%). Шуның өстенә җанисәп провинциядә 2 татарны теркәлгән.[3] Административ бүленеш
ИкътисадАвыл хуҗалыгында көтүлек терлкчелеге. Нигездә, сарык һәм кәҗә асрала. Терлкчелекнеңтөп продукты — йон һәм ит. Игенчелек белән елга үзәннәрендә шөгыльләнәләр. Бөртеклеләр, рапс, бәрәңге һәм бакча культуралары үстерелә. Нефть, тоз, кургашын һәм тутыя мәгъдәннәре чыганаклары табылган. Нефть эшкәртү заводлары, металлургия һәм машина төзү сәнәгате, авыл хуҗалыгы продуктларны эшкәртү эшханәләре бар. Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia