Хәлил Сафин
Сафин Хәлил Мәсгүт улы (1 июль 1963 ел) — галим-инженер‑гидротехник, югары мәктәп укытучысы. Башкортстан Фәннәр академиясе академигы (2016), авыл хуҗалыгы фәннәре докторы (2003), профессор (2006). БиографиясеХәлил Мәсгуть улы Сафин 1963 елның 1 июлендә Башкорт АССР ы Әбҗәлил районының (хәзер Башкортстан Республикасының Бөрҗән районы) Колгына авылында туган. 1980 елда Амангилде урта мәктәбен тәмамлый. 1980—1985 елларда Башкортстан авыл хуҗалыгы институтында укый. Эш урыннары: 1985 елдан — Башкортстан авыл хуҗалыгы институтында ассистент; 1986—1988 елларда — ВЛКСМ-ның Әбҗәлил район комитетының 2-нче секретаре; 1988—1989 елларда — КПСС-ның Әбҗәлил район комитеты инструкторы; 1989—1992 елларда — Әбҗәлил районы «Урал» совхозының партком секретаре; 1992—1993 елларда — Әбҗәлил районы Әлмөхәмәт авыл Советы башкарма комитеты рәисе; 1993—1995 елларда — Әбҗәлил районы «Кызылъяр» крестьян хуҗалыклары ассоциациясенең директоры; 1995—1997 елларда — Башкортстан Авыл хуҗалыгы гыйльми-тикшеренү институтының «Әбҗәлил» тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы директоры; 1997—1999 елларда — Башкортстан Авыл хуҗалыгы гыйльми-тикшеренү институтының өлкән гыйльми хезмәткәре; 1999—2000 елларда — Башкортстан Авыл хуҗалыгы гыйльми-тикшеренү институтының лаборатория мөдире; 2000—2008 елларда — Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының фән һәм тышкы бәйләнешләр бүлеге начальнигы. Хәлил Сафинның гыйльми эшчәнлек өлкәләре: үсемлекчелек, азык җитештерү, җирләрне сугару һәм киптерү; җир эшкәртү системалары; туфракның уңдырышлылыгы. ХезмәтләреСафин Х. М. «Оптимизация технологии возделывания кормовых культур на орошаемый землях Южного Урала» диссертация доктора сельскохозяйственные наук : 06.01.09.- Уфа, 2003.- 439 с.: ил. РГБ ОД . ИскәрмәләрӘдәбият
Сылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia