Хәлил Барлыбаев
Барлыбаев Хәлил Әбүбәкер улы (5 гыйнвар 1944 ел — 18 март 2020 ел) — галим-икътисадчы, югары мәктәп, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе. Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия дәүләт хезмәте академиясе укытучысы. 1992-1995 елларда Башкортстан Республикасының Дәүләт милке белән идарә итү буенча дәүләт комитеты рәисе. Россия Федерациясенең 3нче чакырылыш Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы депутаты (1999-2003). Икътисад фәннәре докторы (1992), профессор (1994). Башкортстан Республикасының атказанган икътисадчысы (1993). БиографиясеХәлил Әбүбәкер улы Барлыбаев Башкорт АССРның Баймак районы Йомаш авылында 1944 елның 5 гыйнварында туган. 1972 елда М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының икътисад факультетын тәмамлаган. Озак еллар Башкорт дәүләт университетының укытучысы булып эшли. Аннары Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия дәүләт хезмәте академиясе профессоры, Россия фәннәр академиясенең Фәлсәфә институтының гыйльми хезмәткәре була. Хәлил Барлыбаев 2020 елның 18 мартында Мәскәүдә кинәт вафат була[2] Җәмәгать эшчәнлеге
Гыйльми хезмәтләре
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia