Ханна Матильда Тенгелин-Винге
Ханна Матильда Винге тумыштан Тенгелин (швед. Hanna Mathilda Winge-Tengelin, 4 декабрь 1838 ел, Гетеборг, Швеция — 9 март 1896 ел, Гетеборг, Швеция) — Швеция рәссамы, нәфис тукыма буенча рәссам һәм оста. БиографиясеХанна сәнгать чуку остасы Юхан Тимофеус Тенгелин һәм аның хатыны Анна Мария, тумыштан Гультман гаиләсендә туган. 1859 елдан Юхан Юлиус Рингдалның остаханәсендә укый. 1864—1867 елларда Король сәнгать академиясендә укый, анда академия профессоры Юхан Кристоффер Боклунд аның остазы була. Ул академия студентлары арасында беренче хатын-кызларның берсе була, 1864 елга кадәр академияга ирләр генә кабул ителә. 1867 елда рәссам Мортен Эскиль Вингега кияүгә чыга. Италияда һәм Германияда укый. Рәсем сәнгатендә Тенгелин-Винге иҗатының юнәлеше тормышка бәйле сынлы сәнгать була, ул берничә гүзәл швед халык көнкүреше күренешен сурәтли[5].
Сынлы сәнгатьтән тыш, Тенгелин-Винге швед милли тукыма дизайнына шактый зур өлеш кертә. Ул алтарь әһелләре, шул исәптән, 1882 елда Швед лютеран чиркәвенең төп соборы — Уппсала Кафедраль соборы өчен булдырылган киемнәр дизайнеры була. 1874 елда Тенгелин-Винге «Дуслар-Һөнәрчеләр» (Handarbetets vänner) ассоциациясен нигезләүче була, ул сәнгать җитәкчесе, һәм күп еллар дәвамында төп көч була. Оешма туку һәм һөнәр промыслосында милли традицияләрне яңарту һәм булышу бурычларын куя. Берләшмә һөнәрчеләр берләшмәсе генә түгел, ә шулай ук хатын-кызлар оешмасы була. «Дуслар-Һөнәрчеләр» ассоциациясен нигезләүчеләр арасында хатын-кыз хокуклары өчен швед активисткалары Софи Адлерспарре һәм Молли Ротлиб була. Ханна Матильда Тенгелин-Винге эшләре Швециянең Милли музеена, Төньяк илләре музеена, Норрчёпинг музеена һәм Линчёпингта Эстергётланд музеена куела. Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia