Фәррах Дәүләтшин
Фәррах Дәүләтша улы Дәүләтшин (баш. Фәррәх Дәүләтша улы Дәүләтшин, 1887 елның 31 гыйнвары, РИ, Уфа губернасы, Бөре өязе, Уртай — 1956 елның 12 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, БАССР, Бөре районы, Яңа Баеш) — Башкортстанның халык чәчәне (1944), Хөрмәт Билгесе ордены кавалеры (1939), ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы. БиографиясеФәррах Дәүләтшин 1887 елның 31 гыйнварында Уфа губернасы Бөре өязе (хәзерге БР Дүртөйле районы) Уртай авылында ярлы керәстиян гаиләсендә туган. Бала чагыннан (7-8 яшьтә) үксез ятим кала, байларда-кулакларда көтү көтеп, урман кисеп тамагын туйдыра. Үсә төшкәч, Урал заводларына эшкә чыгып китә, төрле завод-фабрикаларда, урман хуҗалыгында бил бөгә. 1916 елда «Акчишмә» дип аталган кәгазь фабрикасында эшләгән чакта бәла-казага тарый: пар казаны (версия: торбасы) шартлау аркасында күзләре зарарлана. Тома сукыр калгач, туган авылына кайта. Фәррах 1920 елга кадәр туган авылы Иске Уртайда яши. Ачлык башлангач, гаиләсен алып, Кызыл заводына эш эзләп китә. Ләкин зәгыйфь кешене эшкә алмыйлар, ул байларга яллана. 1921 елның җәендә тагын авылга кайта, шуннан башлап Иске Уртайда гомер кичерә. 1930 елда Фәррах — колхозга, 1931 елда элекке Кощеев бояры утарында оештырылган “Пионер” коммунасына керә[1]. Чәчәнлек иҗатыТумыштан үткен сүзле һәм зирәк акыллы булган Фәррах, зәгыйфьлегенә карамый, тора-бара җырлар чыгаруга әвәсләнеп китә, соңрак инде, бәетләр әйтеп, үз төбәгендә халык арасында йөри башлый, базарларда була, җыеннарда катнаша. Җырларында һәм бәетләрендә гади кешеләргә якын уй-тойгыларны чагылдыруы, аларның азат тормышка омтылуын һәм башка көндәлек теләкләрен сурәтләве аркасында тиз арада халык арасында популярлык яулый.
Октябрь социалистик революциясеннән соң гына Фәррах чәчән авыз тутырып җырларга һәм ирекле иҗат итәргә мөмкинлек ала. Беренче китабы 1928 елда «Сүз табучы сукыр Фәррах әңгәмәләре» исеме белән басылып чыга. 1930 елларда ул туган илен, яшәгән төбәген данлаган җырлар (мәсәлән, «Безнең кояш», «Ишембай» һ. б.) иҗат итә. Иҗатының актив чоры Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. Ул елларда күмәк хуҗалыкның алдынгы тракторчысы турында «Галия кыз бәете», «Алты ялкау бәете», «Ватан сугышы бәетләре», «Атланыйк атларга» кебек әсәрләре барлыкка килә. Иҗат иткән әсәрләре тематикасы һәм шигъри эшләнеше ягыннан бәетләргә тартым була. Автобиографик характердагы «Минем Мәскәүгә баруым», «Ватан сугышы бәетләре» теле, поэтик чаралары белән халыктан язып алынган бәетләрдән аерылмый диярлек[2]. «Чкалов бәете» күренекле очучы Валерий Чкалов (1904-1938) үлеменә багышлап чыгарылган:
Бүләкләре, мактаулы исемнәреБашкорт әдәбиятында күрсәткән хезмәтләре өчен Фәррах Дәүләтшин, җөмһүрият язучылары арасыннан иң беренче булып, 1939 елда Хөрмәт Билгесе ордены һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнә. 1944 елда аңа Сәет Исмәгыйлев белән бергә «Башкортстанның халык чәчәне» дигән мактаулы исем бирелә. Хәтер
Басма китаплары
Әдәбият
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia