Фәрит Галимов (радиофизик)
Фәрит Галимов, Фәрит Мисбах улы Галимов, рус. Галимов Фарид Мисбахович (08.01.1962) — галим, техник фәннәр докторы (2001), профессор (2001), А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты кафедра мөдире. Тәрҗемәи хәле1962 елның 8 гыйнварында ТАССР Азнакай районы Мачаклыбаш авылында туган. Азнакай шәһәрендә 1 нче санлы мәктәпне (1979), «радиофизик-электрончы» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетының физика факультетын (1987) тәмамлаган. Казан химия-технология институтының «Җылылык техникасының теоретик нигезләре» кафедрасында «Табигый конвекция шартларында реактив ягулык кайнаганда җылылык бүленеп чыгу» (рус. Теплоотдача при кипении реактивных топлив в условиях естественной конвекции) темасына техник фәннәр кандидатлыгына (җитәкчесе проф. А.Г. Усманов, 1991), Казан дәүләт технология университетының «Конструкцияле җисемнәр технологиясе» кафедрасында «Көч һәм энергетика кулланулы корылмаларда күмерсулы ягулыкның салкынлык ресурсларын тормышка ашыру» (рус. Реализация хладоресурса углеводородных топлив в силовых и энергетических установках) темасына докторлык (2001) диссертацияләре яклаган. 1980-1982 елларда ССРБ кораллы көчләрендә хәрби хезмәт үтә. Хезмәт юлы
Гыйльми эшчәнлеге150 фәнни хезмәте нәшер ителгән, шул исәптән 13 монография, 4 уку ярдәмлеге. Уйлап табу буенча 4, файдалы модель буенча 15 патенты бар. 2 фәннәр кандидаты әзерләгән. Россия (РФ хөкүмәте каршындагы халык хуҗалыгы академиясе), Исраил, Төркиянең әйдәүче гыйльми үзәкләрендә белемен арттыра. Авиация мотор төзелеше институтының (Мәскәү) химмотология бүлеге, К.Э. Циолковский исемендәге РГТУ-МАТИның (Мәскәү) стандартлаштыру һәм машина белеме кафедрасы белән бергәләп, гыйльми эзләнүләр алып бара. Хезмәтләре сыек, газсыман һәм суспензияле ягулыкларның яну сыйфатларына һәм файдалану күрсәткечләренә, җылылык физикасына һәм термодинамик үзенчәлекләренә карый. Фаза әверелеше шартларында җылы бирүчәнлек коэффициентының басымга, җылылык ташкыны һәм реактив ягулыкларның маркасы үзгәрүгә бәйлелеген хисаплап чыгара. Углеводород ягулыкларын җылытканда утырым булдырмау һәм аны бетерү буенча тәкъдимнәр эшли, бу исә энергия җайланмаларының ресурсын 10 тапкыр арттырырга мөмкинлек бирә. Углеводородлы ягулыкларның физик-химик һәм файдалану үзлекләрен исәпләүнең инженерлык ысулларын тәкъдим итә[1]. Хезмәтләре
Бүләкләре, мактаулы исемнәреРФ һәм ТР мәгариф һәм фән министрлыклары мактау грамоталары — КАИда югары квалификацияле белгечләр әзерләгән өчен. Чыганаклар
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia