Фёдор Ивачёв
Федор Петрович Ивачев (кар. Fjodor Petrovitš Ivatšov; 30.06.1904, Ругозеро, Олонец губернасы — 18.10.1957) - совет карел, фин шагыйре, тәрҗемәче. БиографиясеФёдор Ивачёв 1904 елның 30 июнендә Олонец губернасы Повенец өязе Ругозеро авылында (бүгенге Карелиянең Муезерский районы Ругозеро авылы) крестьян гаиләсендә туа. Милләте белән карел. Атасы - коммунар Петр Иванович Ивачев, анасы - Пелагея Трифоновна.[1] РККДА хезмәт иткән елларда Карел егер бригадасының политхезмәткәре була. Беренче әсәрләрен 1925 елда яза башлый. 1928 ел башында ул Карелия Пролетар язучылары ассоциациясенең фин секциясен оештыручыларның берсе була. Ленинград Пролетар язучылары ассоциациясе идарәсе әгъзасы. СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1934). 1934 елда аның карел теленең ливвик диалектында беренче «Жернова» хикәяләре җыентыгы чыга. "Rintama" журналы редколлегииясе әгъзасы булып торган. Республика конкурсында аның «Егерь туу» пьесасы премиясе белән билгеләп үтелә. 1920-1930 елларда аның шигырьләре, хикәяләре һәм тасвирламалары Советлар Союзының фин матбугатында барлыкка килә. 1934 елда Kustannusliike Kirja нәшриятында карел телендә «Jauhinkivi» повестьлар җыентыгын бастыра. Карел әдәби телен төзүдә катнаша һәм ул карел журналында бер шигырен карел телендә бастыра.[2][3] 1938 елның 28 мартында НКВД каршындагы өчлек тарафыннан 58-2-11 статьясы буенча 10 ел төрмә срогына хөкем ителә. 1939 елның 4 декабрендә азат ителә.[4] Бөек Ватан сугышы вакытында 368 нче укчы дивизиядә сәяси бүлекнең өлкән инспекторы, майор булып хезмәт итә, ике Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә. Сугыштан соң «Тотуус» газетасы редакторы урынбасары, Карелиянең радиотапшырулар комитеты рәисе урынбасары булып эшли. Гомеренең соңгы елларында А.С. Пушкинның «Патша Салтан турында әкият» һәм «Алтын әтәч турында әкият» әсәрләрен фин теленә тәрҗемә итә.[5]. Әсәрләре
Искәрмәләр
Чыганаклар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia