Фирдәвес Хисамитдинова
Хисамитдинова Фирдәвес Гыйльметдин кызы (баш. Хисамитдинова Фирҙәүес Ғилмитдин ҡыҙы, 1950 елның 1 гыйнвары, СССР, РСФСР, БАССР, Әбҗәлил районы, Рәхмәт ― 2023 елның 2 октябре, РФ, БР, Уфа) — Башкортстанның дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, галим, башкорт теле белгече, филология фәннәре докторы, профессор. Россия Федерациясенең (2008) Һәм Башкортстан Республикасының (2003) атказанган фән эшлеклесе, Халыклар Дуслыгы ордены кавалеры. 2005-2015 елларда Тарих, тел һәм әдәбият институты директоры. БиогррафиясеФирдәвес Гыйльметдин кызы Хисамитдинова 1950 елның 1 гыйнварында Башкорт АССР-ының Әбҗәлил районы Рәхмәт авылында туган. 1970 елда Белорет педагогия училищесын, 1974 елда Башкорт дәүләт педагогия институтының филология факультетын белем ала. 1976 елда нче елда СССР Фәннәр академиясенең Тел белеме институтының аспирантурасына кабул ителә. 1978 елдан алып 1985 елгача Тарих, тел һәм әдәбият институтында өлкән хәзмәткәр. 1980 елда кандидатлык, 1993 елда докторлык диссертациясе уңышлы яклый. 1987 елдан БДПИ-ның башкорт филологиясе факультетында кафедра мөдире, 1992 елдан шул ук факультетның деканы була, 1993 елдан — профессор. 1995-1998 елларда Башкортстан Мәгариф министры була. 1999-2003 еларга тәгаенләнгән Башкортстан мәгариф үсеше дәүләт программының инициаторы иде. Ул чорда Башкортстанның татар активистлары республикада татар теленә басым булуына, татар уку йортлары ачылмавына, татар теленә игътибар булмавына зарланды.[3]
2023 елның 2 октябрендә 74нче яшендә Уфада вафат.[4] Искәрмәләр
Сылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia