Феликс Юсупов
Феликс Феликс улы Юсупов, граф Сумароков-Эльстон (1887, Санкт-Петербург — 1967, Париж) — Юсуповлар кенәзләренең соңгы кенәзе, Григорий Распутинны үтерүдә катнашучы, ике истәлекле китап авторы. ![]() Татар нәселеЮсуповлар — Йосыповлар нәселе Сөембикә әтисе Йосыф морзадан башланып китә. Кайбер чыганаклар буенча Йосыф морза бабасы — Идегәй морза булган. 1549-1554 елларда Йосыф морза ногай татарлары Урданың хакиме (бие) булган. Тормыш юлы![]() 1887 елда кенәзбикә Зинаида Юсупова (Санкт-Петербург беренче гүзәле) һәм граф (1885 елдан кенәз) Феликс Сумароков-Эльстон гаиләсендә дөньяга килә. Гуревич гимназиясен тәмамлый. 1908 елда аның бертуганы Николай граф Мантейфель белән дуэльда үтерелгәннән соң, Феликс Юсуповлар гаиләсенең бердәнбер мирасчысы булып калган (Россиянең иң бай кешесе). 1909-1912 елларда Оксфорд университетында укый. 1910 елларда Россия беренче автомобиль клубын җитәкли. 1990 елда Кырымда үз ау йорты янында мәчеткә сала, соңрак ул Күккүз Җами (кырымтатарча Kökköz Cami) дип йөртелә башлый. 1914 елда Александр III оныкасы Ирина (Ирен) Александр кызына өйләнә. 1916 елның 17 декабрендә Пуришкевич һәм бөек кенәз Дмитрий Павел улы белән Григорий Распутинны үтерүне оештыра. Соңрак башкаладан куып җибәрелгән. Сөрген аны коткара, инкыйлабтан соң Кырымга китә, соңрак Парижга күчә. Икенче бөтендөнья сугышында нацист хакимиятен якларга баш тарта һәм Россиягә кайтырга да ваз кичә. 1967 елда Парижда үлә, Сент-Женевьев-де-Буа зиратында күмелгән. Хәзер Юсуповлар туры токымнары — Феликс оныкасы Ксения Сфири (тумыштан Шереметьева), аның кызы Татьяна, һәм аның ике кызы — Марилия һәм Жасмин-Ксения. Формаль рәвештә алар Казан ханнары нәселеннән килеп чыкканар. 2009 елда Казан ханбикәсе Сөембикә нәселеннән чыккан Ксения Сфири Казанга сәфәр ясады.[2] Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia