Фарер теле
Фарер теле (үатамасы Føroyskt mál [ˈføːɹɪst ˈmɔaːl]) — Фарер утрауларында таралган тел. Герман телләренең Скандинав төркеменә карый. Фарер утрауларында 49 000 кеше яши (90 % өчен фарер теле — туган тел), башка фарертеллеләр Даниянең үзендә яшиләр. Исланд теле кебек үк, фарер теле тамырлары Скандинавия викингларына тоташа. Фарер телендә үз әдәбият нибары XIX гасырда гына пәйда була. Милли хәрәкәт тырышлыгы белән күп өлкәләрдә (мәгариф, идарә, чиркәү һ. б.) рәсми халәт ала, хәзерге вакытта төрле даирәләрдә кулланыла. Фарер теле белән шөгыльләнгән беренче галим — Йенс Свабо (1746—1824). Ул фарер-дат-латин сүзлеген төзи, ләкин сүзлек 1966 елда гына басыла башлый. ЯзуФарер теленең язуы латин әлифбасына нигезләнгән. Ул 29 хәрефтән тора: Aa, Áá, Bb, Dd, Ðð, Ee, Ff, Gg, Hh, Ii, Íí, Jj, Kk, Ll, Mm, Nn, Oo, Óó, Pp, Rr, Ss, Tt, Uu, Úú, Vv, Yy, Ýý, Ææ, Øø Шулай ук карагызСылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia