Фаек Мөхәмәтҗанов
Мөхәмәтҗәнов Фаек Тимерҗан улы (10 март 1921 ел — 2 июнь 2009 ел) — башкорт шагыйре, журналист. 1943 елдан — КПСС, 1957 елдан — СССР Журналистлар берлеге, 1982 елдан — СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Бөек Ватан сугышында һәм 1945 елдагы совет-япон сугышында катнашучы. 2‑нче дәрәҗә Ватан сугышы (1985), "Кызыл Йолдыз" (1945) һәм «Хөрмәт Билгесе» (1976) орденнары кавалеры. Башкорт АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1980). БиографиясеФаек Тимерҗан улы Мөхәмәтҗәнов 1921 елның 10 мартында Уфа губернасы Бөре өязе (хәзерге Башкортстан Республикасы Борай районы) Зур Бадрак авылында туган. Бөек Ватан сугышында һәм 1945 елда совет-япон сугышында катнаша. Сугыштан соң мәктәптә военрук, электровоз машинисты була. Сахалин өлкәсендә парторг, диспетчер, шахта начальнигы ярдәмчесе булып эшли. 1965 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый. 1954-1981 елларда «Совет Башҡортостаны» гәзите журналисты була, бер үк вакытта 1956-1958 елларда һәм 1960-1981 елларда бүлек мөдире вазифасын үти. 2009 елның 2 июнендә Уфада вафат була. Иҗади эшчәнлеге«Оста малай» исемле тәүге китабы 1960 елда нәшер ителә. Фаек Мөхәммәтҗанов 11 шигырь һәм поэмалар җыентыклары авторы, шул исәптән — «Күңел көзгесе» (1972), «Әнкәемнең куллары» (1981), «Көзләремнең багам күзенә» (1991) һ.б. Китаплары
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
Хәтер2011 елның 2 апрелендә Зур Бадрак авылы мәдәният йортында шагыйрьгә багышланган әдәби музей ачылган. ИскәрмәләрӘдәбият
Чыганаклар
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia