Уфаның авыл көнкүреше журналы (журнал)
«Уфаның авыл көнкүреше журналы» (рус. «Уфимский сельскохозяйственный листок»; «Сельскохозяйственный листок Уфимского губернского земства»[1]) — журнал[2]. Уфа губерна земство башкармасы органы. Совет хакимияте урнашканнан соң, беренче булып туктатылган татар вакытлы матбугат басмасы. 1914―1917 елларда Уфа шәһәрендә татар һәм рус телләрендә нәшер ителә. Рәсми мөхәррире – П. Коропачинский, тәрҗемәче – Сәгыйть Рәмиев[3]. Тарих1908 елдан ― «Сельскохозяйственный листок», 1912 елдан — «Уфимский сельскохозяйственный листок» буларак чыккан. Әлеге журнал Уфа вилаять земствосы органы буларак, 1914 елның 28 апрелендә ике телдә чыга башлаган. Рус телендәге варианты «Уфимский сельскохозяйственный листок» («Сельскохозяйственный листок Уфимского губернского земства») исемен йөрткән. Аның җаваплы мөхәррирләре булып төрле елларда П. Коропачинский белән П. Толстой эшләгән. Дубликат рәвешендә чыгарылган татарча варианты («Уфаның авыл көнкүреше журналы») исә Сәгыйть Рәмиев тарафыннан тәрҗемә ителгән. Басманың һәрбер саны тышлыгында авыл тормышын сурәтләгән рәсемнәр урнаштырылып килгән. Журнал, нигездә, икътисад, бигрәк тә авыл хуҗалыгына кагылышлы мәсьәләләргә даими игътибар биргән. Шулай ук самодержавиенең төшерелүе, Учредительное собраниегә сайлаулар кебек агымдагы зур сәяси вакыйгаларны да шактый киң яктырткан. Журналның татарча басмасында әдәби парчалар да басылган[4]. Мөхәррирләртөрле елларда: А. Г. Георгиевский, 1908—1909, 1914—1916; П. Ф. Коропачинский, Уфа губерна земство башкармасы рәисе, 1908—1916; А. Д. Гачечиладзе 1908—1914; М. П. Депрейс, 1910—1911; Н. П. Товарищев, 1910, 1912—1914; К. В. Стобеус, 1916; Г. М. Курковский, 1916. Ябылу1917 елның 27 октябрендә (9 ноябрендә) Халык Комиссарлары Шурасы (Совет хөкүмәте) үзенең беренче утырышында «Матбугат турында» декрет (Декрет «О печати») кабул итеп, «буржуаз матбугат»ны кануннан тыш дип игълан итә, совет цензурасына юл ача[5]. «Уфаның авыл көнкүреше журналы» ― Совет хакимияте урнашканнан соң, беренче булып туктатылган татар вакытлы матбугат басмасы. Аның 136 саны, соңгысы 1917 елның 1 декабрендә чыгарылган. Чыганаклар
Әдәбият
СылтамаларИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia