Ут
Ут – кызган газлар яки плазма җыелмасы. Утның килеп чыгу сәбәпләре төрле. Кайберләре:
Ут яну процессының төп фазасы һәм башка янучаy материаллар белән яrын булганда узенән-узе таралучан. Гәмалдә ут температурасы, януда катнашкан материаллар белән бәйләнгән. Хәрби эштә «ут» ут атычы коралдан (пуля яки снарядтан) ату тигәнне аңлата. Кешеләр камины эшләргә һәм аларда ут үстерергә өйрәнде, бу йортны җылытуга ярдәм итте.[1] ТарихКешелекнең иң мөһим табышларының берсе – ут табу ысулы. Утка ия булу бәяләп бетергесез табыш биргән. Ут:
Ялкынның җылы бирүе билгеле. Шулай ук утта зыян күргән җимеш һәм хайваннарның тәм сыйфаты югары булуы ут табу ысулын эзләргә мәҗбүр иткән булуы ихтимал. Көнкүрештә әһәмиятеЯктырту, җылыту, ашамлык әзерләү, кыргый хайваннарны куркыту, шартлы сигналлар бирү өчен ут бик әһәмиятле булганга тәүтормыш кешеләре төрле ут табу ысулларын уйлап чыгарган. Беренче булып утны яшен аткан агачтан алганнар, булса кирәк. Агачларны ышкып ут табу ысулы бик әһәмиятле булмаган, шуңа күрә мамык, имән һәм корычагач агачларында үскән гөмбәләрне киптереп файдалана башлаганнар. Яшәү өчен көрәштә утны сүндерми саклау урыны – учак булган. Соңыннан шырпы, артабан бензин һәм газ кабызгычлары файдалана башлаганнар. Мифология һәм изотерикада мәгънәсеМифологиядә утка зур урын бирелә. Грек һәм Рим мифологиясенда алиһәләр һәм аллалар (Гефест, Прометей, Веста, Гестия һ.б.) ут белән тиңдәштерелә. Борынгы һинд мифологиясенда утны Агни, борынгы кельт мифологиясында ут алиһәсен Бриг сүрәтли. Төнъяк халыкларында ут хатын-кыз кыяфәтендә «ана», «хужабикә», якут һәм бурятларда ир кыяфәтендә «хуҗа» итеп күрсәтелә. Гераклит фөлсәфәсендә һәм алхимиядә ут су, җир, һава белән табигатьнең тәүге берәмлеген тәшкил итә. Янгын янгын процессы, аның территориясе хәзерге вакытта ниндидер сәбәпләр аркасында кысаларда тора алмый. Янгын ут белән генә түгел, ә янгын территориясендә янган әйберләрнең яну продуктлары белән дә куркыныч.[2] Искәрмә
|
Portal di Ensiklopedia Dunia