Урал дәүләт тау университеты (рус. Уральский государственный горный университет (УГГУ)) — Екатеринбург һәм Уралның борынгы югары уку йортларының берсе, 1914 елда Тау институты буларак нигез салынган.
Тарих
1914 елның 3 (16) гыйнварында патша Николай II «Штандарт» император яхтасында «Екатеринбург шәһәрендә Тау институтын булдыру турында» дип аталган законны раслый[1][2][3].
1915 елның 7 (20) ноябрендә Екатеринбургның шәһәр Думасы залында Төзелеш комиссиясенең беренче утырышы була, анда булачак Тау институты бинасының эскиз проектын хуплыйлар һәм раслыйлар[2].
1916 елның 17 (30) июлендә Урал тау институтының нигезенә беренче таш салына[2].
1916 елның 6 (19) ноябрендә институт төзелешен тизләтү максатыннан, Төзелеш комиссиясе Николай ІІгә институтны «Бөек Император канаты астына алу һәм аңа «Император Николай II Урал тау институты» исемен бирү» турында үтенеч белән мөрәҗәгать итәләр[2].
1917 елның 3 (16) гыйнварында «Екатеринбург тау институтын Бөек Император канаты астына алу һәм әлеге уку йортына «Император Николай II Урал тау институты» исемен бирү турында» закон кабул ителә.
1917 елның 9 (22) октябрендә Екатеринбургта Тау институты ачыла[4], Екатеринбургның мактаулы гражданины Петр Пётр улы фон Веймарн институтның ректоры була[5].
В.В. Вахрушев бюсты
1947—1993 елларда институт ССРБ күмер сәнәгате халык комиссары В.В. Вахрушев исемен йөртә. Хәзерге вакытта бу хакта университетның беренче уку бинасы алдында куелган бюст искә төшерә.
ССРБ Югары Советы Президиумының 1969 елның 12 маендагы Указы белән халык хуҗалыгы белгечләрен әзерләү өчен һәм фәнни тикшеренүләрнең үсеше өчен В.В. Вахрушев исемендәге Свердловск тау институты Кызыл Байрак Хезмәт ордены белән бүләкләнә.
1993 елда Урал дәүләт тау-геология академиясе дип үзгәртелә. 2004 елның маенда Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгының Аккредитация Коллегиясе карары белән югары уку йорты «Университет» дигән югары статус ала.
2014 елда югары уку йортының 100 еллыгы билгеләп үтелә, бу вакыт эчендә 50 меңнән артык тау инженеры, йөзләгән доктор һәм фән кандидатлары әзерләнә. Ел саен 2,5-3 мең җитәкче һәм белгеч 25 белгечлек буенча яңадан әзерләү һәм квалификация күтәрү процессларын уза.
Уральский государственный горный университет // Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов. — М. : Большая российская энциклопедия, 2004—2017.
Филатов В. В. «Отечества пользы для…»: К 75-летию Уральского горного института (1917—1992). — Екатеринбург: Издательство Уральского горного института, 1992. — 407 с. — ISBN 5-230-25475-9.
Уральская государственная горно-геологическая академия / Филатов В. В. // Екатеринбург: Энциклопедия / глав. ред. В. В. Маслаков. — Екатеринбург : Издательство «Академкнига», 2002. — С. 579—580. — 728 с. — 3900 экз. — ISBN 5-93472-068-6.
Филатов В. В. Уральская государственная горно-геологическая академия им. В. В. Вахрушева // Уральская историческая энциклопедия / Гл. ред. В. В. Алексеев. — Екатеринбург: Академкнига; УрО РАН, 2000. — С. 550. — 640 с. — ISBN 5-93472-019-8.