Урал Латыйпов (1951)
Урал Латыйпов (Урал Рамдрак улы Латыйпов; белор. Урал Рамдракавіч Латыпау) – Белоруссиянең тышкы эшләр министры (1998 – 2000), Белоруссия президентының администрациясе башлыгы (2001 - 2004), юридик фәннәр докторы (1993), профессор (1994), полковник (1991). Тәрҗемәи хәле1951 елның 28 февралендә Башкортстан АССРның Бакалы районы Катай авылында туган. Казан дәүләт университетынынң юридик факультетын кызыл дипломга (1973) һәм ССРБ КГБ югары курсларын (1974, Минск) тәмамлый. Һөнәри үсеш баскычлары
Халыкара хокук буенча хезмәтләре бар. Инглиз, француз телләрендә иркен сөйләшә. Кызыклы факт2011 елның маенда Казан дәүләт университетында ачык лекция укый: «Бәйсез дәүләтләр берлеге: үткәне, бүгенгесе, киләчәге», «ССРБ дан соң киңлектә дәүләтара бәйләнешләрнең оештыру - хокукый төрләре (Беларусь белән Русиянең союздаш дәүләте, ЕврАзЭС[4]» Урал Латыйпов: “Казан университетында уку кызык иде. Җәйләр буе төзелеш отрядында булдык. Мин үзем авылдан. Укырга кергәнче Казанда булганым юк иде, урысчам да мактанырлык түгел иде. Барысына да монда өйрәндем, шул исәптән французчага да. Берсүзсез, университет минем тормышымда зур урын тота.”[5] Мактаулы исемнәре, бүләкләреХалыклар дуслыгы ордены (Белоруссия) белән бүләкләнгән (2005)[6]. ЧыганакларJesse Russell , Ronald Celm. Латыпов, Урал Рамдракович. М., 2013. ISBN 978-5-5097-2027-7 http://dossier.bymedia.net/index.php?option=com_apressdb&view=person&id=961 2016 елның 4 март көнендә архивланган. Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia