Төхфәт Янәби
Төхфәт Янәби (тәхәллүс, чын исеме Төхфәтулла Кәлимулла улы Кәлимуллин, баш. Төхфәт Йәнәби, Төхфәтулла Кәлимулла улы Кәлимуллин) – шагыйрь, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе.Тәхәллүсне туган авылы (Янәби-Урсай) исеменнән алган. Тәрҗемәи хәле1894 елның 14 февралендә Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстанның Миякә районы) Янәби-Урсай авылында туган. Белемне туган авылында, Стәрлебашта Гали хәзрәт мәдрәсәсендә, Ырынбурда («Хөсәения» мәдрәсәсенә кабул ителмәгәч) Заһидулла хәзрәт мәдрәсәсендә ала. 1917 елга кадәр Актүбә тирәсендәге бер авылда казакъ балаларын укыта, Уфада пекарняда камыр басучы булып эшли. 1917 елда хәрби хезмәткә алына, 1918 елда кире кайта. 1919 елда Кызыл гаскәргә языла. Бәләбәйдә сәяси бүлектә сәяси курсларда укый. 1920 елга кадәр район хәрби комиссариатында үгетләү-пропаганда бүлеге башлыгы булып тора. Шул елларда Мәскәүдә Свердлов исемендәге коммунистлар университетындаа укый. Анда бер ел укыгач, Үсергән, Аргаяш кантоннарында фирка эшендә, җинаятьләрне эзләү бүлеге башлыгы булып хезмәт итә. 1924-1937 елларда «Башкортстан» газетасында башта сәркатип, соңыннан җаваплы сәркатип булып эшли. 1931-1932 елларда Мәскәүдә сәяси курсларда укып кайткач, Башкортстан язучылар берлегенең җаваплы сәркатибе вазыйфасын башкара. «Чәчән» (баш. Сәсән), «Яңалык» (баш. Яңылыҡ), «Сабан» (баш. Һабан), «Октябрь», «Ленин юлы» журналлары эшендә катнаша. 1938 елда сәясәт корбаны була. 1956 елда исеме аклана. ИҗатыТөхфәт Янәби иҗат эшен фирка, шура һәм матбугат органнарында җаваплы эшләр башкару белән бергә алып бара. 1920 еллар башында шигырьләре, нәсерләре, хикәяләре газета-журнал битләрендә еш күренә башлый. Т. Янәбинең беренче шигырьләрендә заман сулышын, илдәге үзгәрешләрне тоеп була. «Борылмалы юллар», «Баганалы юл буйлап», «Җиңүчеләр иле» кебек поэмалары шагыйрь иҗатының үсеш этаплары булып тора. Ул әсәрләрдә автор яңа совет кешесенең җанлы образын гәүдәләндерә алган. Халык авыз иҗаты байлыгын, аерым алганда кобаер алымнарын кулланып, әсәрләрен халыкчан итүгә ирешә. Т. Янәби поэзия һәм проза өлкәсендә бердәй иҗат итә. Нәсерләре, юмористик хикәяләре (мәсәлән, «Түбәсез өйләрдә», «Тәүге танышу», «Инспектор», «Көтүче Шәрәй», «Куылды») үзәгендә гади халык вәкилләре тора, аларны язучы зур ихтирам белән сурәтли. Т. Янәбинең иҗат гомере зур түгел. Шулай да әдәбиятта сизелерлек мирас калдырды. Иҗтимагый-сәяси темага күп кенә әсәрләр язды, журналистикага багышланган «Фирка һәм авыл ярлылары», «Башкортстан вакытлы матбугаты» (1919-1929) хезмәтләре бар. ![]() 1936 елда Казанда «Җиңүчеләр иле» китабы чыга. «Сайланма әсәрләре», исеме аклангач, Уфада ике мәртәбә (1958, 1969 елларда) нәшер ителә. Китаплары
Хәтер
ЧыганакСовет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмә). Уфа, 1988. Сылтама
|
Portal di Ensiklopedia Dunia