Төрки каганлыгы
Төрки каһанлыгы (Күк төркиләре) — кешелек тарихында иң зур Азия дәүләтләренең берсе. Ашина нәселеннән чыккан хакимнәр нигез салган дәүләт. Мәйданы 13 млн км² тәшкил иткән. VI гасырда, үзенең иң көчле чорында, хәзерге Төньяк-Көнчыгыш Кытай, Монголия, Алтай, Көнчыгыш Төркестан, Көнбатыш Төркестан, Казакъстан һәм Төньяк Кавказ җирләрен биләгән. Моннан тыш Төрки каһанлыгына шулай ук Сасанид Ираны, Кытай дәүләтләре Көньяк Җоу, Көньяк Ци ясак түләгәннәр. 576 елда Төрки каһанлыгы Византияне җиңеп, Төньяк Кавказ һәм Кырымны кушып ала. Каһанлык 552 елда оешкан. 603 елда исә ул ике өлешкә, Көнбатыш Төрки каһанлыгы һәм Көнчыгыш Төрки каһанлыгына бүленә. Этимология![]() ![]() Борынгы төрки телендә (ингл.) исеме Шулай ук карагызИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia