Трилобитлар
Трилобитлар (лат. Trilobita) - Җир шарының палеозой катламнары өчен зур әһәмияткә ия булган юкка чыккан диңгез буынтыгаяклылары классы.10 меңнән артык казылма төр һәм 5 мең ыруглары билгеле, алар 150 семьялык һәм 9-10 отрядка берләшәләр. Иң борынгы трилобитлар Кембрий чорында барлыкка килә. Ачыш тарихыТрилобитлар беренче тапкыр Эдуард Ллойд тарафыннан 1698 елда Trinuclei исеме астында ачыла. Аннары аларны 1745-нче елда Линней Entomolithes ыругы дип тасвирлый. Трилобитлар классын (Trilobita) систематикага немец галиме И.Э.Вальх 1771 елда кертә. Латин телендә Trilobitum сүзе "өч өлешле" дигәнне аңлата, чөнки трилобитларның тәне өч бүлектән тора. Стратиграфик әһәмиятГеологик елъязмада трилобитлар Кембрий чорында барлыкка килә. Ләкин иң борыңгы трилобитлар регионга карап төрле стратиграфик катламнарда күренәләр. [2] [3] . Аларның барлыкка килүе - чорларны бүлү өчен әһәмиятле билге. МорфологияТрилобитлар организмының морфологиясебуынтыгаяклылар тибы вәкилләре тәненең төзелеше белән тулысынча тәңгәл килә (хәзерге аналоглар - кырыгаяклар һәм кылычкойрыклар [4] ). Трилобитларның тән төзелеше су төбендә яшәү рәвешенә яраклашуның дәлиле булып тора: каты кабырчык (экзоскелет), яссы тән, тәннең өске ягында гипер күзләр, авыз һәм аякларның тәннең вентраль (аскы) ягында урнашуы. Трилобитларның тән озынлыгы 72 см ( Изотелус), хәтта 90 см га кадәр җитә торган була. Тәннәре кабырчык белән сакланган ике күзле баш, сегментларга бүленгән гәүдә (торакс) һәм койрыктан (пигидий) тора. ![]() I - баш бүлек (цефалон) II - гәүдә бүлеге (торакс)III - койрык бүлеге (пигидиум) 1 - алгы җөй2 - хәрәкәтчел яңак3 - яңак очы4 - глабелла5 - осипиталь (баш арты) боҗра6 - хәрәкәтсез яңак7 - күз8 - рахис (кабырчыкның күчәр өлеше)9 - плевра (кабыкның кырый өлешләре) 10 - арка буразнасы11 - койрык сегментлары12 - энә (тельсон) ![]() ![]() ![]() ![]() БашБаш калканы (цефалон) ярым түгәрәк формасына ия. Баш калканның урта өлеше глабель, ян өлешләре яңаклар дип атала (librigenae); яңакларның арткы почмаклары еш кына азрак очлаеп тора. Баш калканы бик сирәк очракта бербөтен өлештән гыйбарәт, гадәттә махсус сырлар һәм җөйләр белән бүлгәләнә, шунлыктан еш кына ташка әйләнү барышында баш берничә өлешкә таркала. Бу аерым өлешләргә гипостома (яки өске ирен) дип аталган махсус пластина керә, ул, мөгаен, карын өчен каплау булып хезмәт иткән. Галимнәр әйтүенчә, трилобитлар башында ашказаны, йөрәк һәм ми урнашкан. Гәүдә һәм койрыкТән урта, яки күчәр өлешенә (аксаль бүлем) һәм ян-як өлешләренә (плевра) бүленә, ә койрык калканында, тәннең 3 өлешенең дәвамы буларак, күчәр һәм ян-як бүлемнәре аерылып тора. Тәннең күчәр өлешләре һәм койрык калканының аскы яклары казылма хәлдә ачык, шәрә, чөнки алар тормыш вакытында нечкә тире белән капланганнар, ләкин ян-як өлешендә үзенчәлекле бизәк тудыручы сырлы каты борылыш саклаган Очлыклар һәм башкаларОчлыклар һәм капшавычлар (известьле булмаган өлешләр) фосилизацияләнгән формада сирәк очрый. Трилобитларның аяклары күп функцияле, ягъни алар берьюлы берничә функция башкарганнар - хәрәкәт, сулыш һәм чәйнәү. Күптән түгел ачылган корсак ягы очлыклары: 1) авыз ян-ягында баш калканы астында урнашкан, 6-7 сегментлы, өлешчә чәйнәү органнары булып хезмәт итүче дүрт пар аяк. Арткы парның соңгы бүлекләре йөзү калагына охшаган; 2) гәүдә як койрык бүлекләре астында урнашкан парлы ике тармаклы, тырнак белән тәмамланучы очлыклар. Тышкы ботак өстендә шулай ук махсус ике тармаклы һәм спираль рәвештә төрелгән очлыклар бар алар саңаклар дип санала. Сизү әгъзаларыТрилобитлар катлаулы фасеткалы күзләргә ия булган, ләмгә күмелгән затларда алар сабаклар өстендә утырганнар [5] . Агностида отряды вәкилләре күзләрдән бөтенләй мәхрүм, бу, күрәсең, зур тирәнлектә яки болганчык суда яшәүгә бәйле.Кайбер трилобитларда (Triarthrus) күренеп торган тоемлау органнары бар - авыз алдында баш өстендә бер пар озын антенналар. 2023-нче елда, Aulacopleura koninckii һәм Cyclopyge sibilla трилобитларында, күз күзләре арасында калын катикул катламы белән капланган өч гади осель табылды [6] . Яшәү рәвешеИрекле йөзүче, шуышучы, казучы төрләре булган. Казылмаларга өстәп, трилобитлар бик күп эзләрен калдырганнар, мәсәлән, Rusophycus ыругының ял эзләре һәм Cruziana и Diplichnites төрләренең шуышу эзләре. ОнтогенезТрилобитлар үсеше метаморфоз белән булган: йомырка, личинка, олы зат. Трилобит казылмаларының зур өлеше арка кабырчыкларыннан гыйбарәт. Хайваннар аларны "йон кою" вакытында салып ташлаганнар, шуңа күрә аларда яңакның хәрәкәтчел өлеше җитми. Трилобитларның эзлекле "йон кою"ының дәлилләре бар, һәр коюдан соң аларның тәннәре берничә сегментка арткан. ҮрчүТрилобитларның казылма йомыркалары һәм личинкалары сакланган. Бу үрчү ысулы хәзерге кылычкойрыкларга хас. Трилобитлар ике җенесле булган дип санала. Моның дәлиле - токым сумкасы булу. ТуклануТрилобитлар арасында кайбер төркемнәр ләм белән, икенчеләре кечкенә умырткасыз хайваннар, һәм кайберләре планктон (Cryptolithus) белән тукланган. Күпчелек трилобитлар (Asaphus kowalewski), мөгаен, казналыклары булмауга карамастан, ерткычлар булганнар. Азыкны ваклау өчен, алар үзгәртелгән очлыклар - гнатобазалар кулланганнар. Ачыкланган эзләр трилобит корбаннары арасында билгесез суалчаннарга охшаган җан ияләре булуын күрсәтәләр [7] . ТөрелүКүпчелек трилобитлар тәннәрен кырыгаяклар кебек төрә алганнар, шулай эшләгәндә тәннең бөтен йомшак өлеше кабырчык астында калган. Бу сәләт зуррак ерткычлардан саклаган. Таралу![]() Трилобитлар саны шактый зур. Бигрәк тә яхшы сакланган трилобит калдыклары Кыйтайның Юньнань провинциясендә (Маотяньшань сланецлары), Канададагы Альбертада (Бёрджес сланецлары), АКШның Нью-Йорк штатында һәм Германиянең Райнланд-Пфальцынңа ( хунсрюк сланецлары) очрый. Кембрий трилобитларының калдыклары Якутиядәге Лена баганалары өлкәсендә еш очрый. Ленинград өлкәсендә, Балтыйк-Ладога кыясы буйлап, Ордовик трилобитларының бик күп табылу җирләре бар. Иң еш очрый торган трилобитлар Асафида отряды һәм Illaenus ыругына карый. Санкт-Петербургта яшәүче күпләр бу казылмаларны эзләү һәм җыю белән мавыга. Компьютер моделенә нигезләнеп фаразлаганда, якынча 250 миллион ел элек, уртача еллык температура кискен күтәрелгәч, (хәзергегә караганда 10-20 °C югарырак), су җылына, өч километрга кадәр тирәнлектә кислород дәрәҗәсе нульгә диярлек төшә, күп кенә борынгы организмнар, шул исәптән трилобитлар, буылып үләләр [8] . Пермь чоры ахырында соңгы трилобитлар юкка чыга. ![]() Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia