Татар фамилияләреТатар фамилияләре (лат. familia «гаилә») — татар кешесенә буыннан-буынга атасыннан (яки анасыннан) күчеп, аның исеме янында әйтелә торган гаилә, нәселатамасы[1]. Ясалу закончалыкларыТатар фамилияләрен ике төркемгә бүлеп карарга мөмкин:
Төрки-татар чыгышлы фамилияләрМәҗүсилек ышануларына, йолаларына нигезләнеп барлыкка килгән исемнәр белән бәйле фамилияләр. Татарларның борынгы бабалары мәҗүси ышануларга нигезләнгән төрле йолалар башкарганнар. Алар күккә, җир-суга, кояшка, айга, хайваннарга, кошларга, балыкларга, агачларга, үсемлекләргә, минералларга табынганнар (тотемизм); җан мәңге яши, ул үлемсез дип караганнар (анимизм); ата-баба культына ышанганнар. Бу ышынулар кешегә исем бирүдә зур роль уйнаганнар. Борынгылар кеше заты хайваннардан яки кошлардан туган дип санаганнар. Борынгы заманнарда бүрене ата-баба дип санау, бүре тотемы төрки-монгол кабиләләре, хәтта халыклар исемендә һәм, әлбәттә, фамилияләрдә дә чагылыш тапкан. Борынгы төркиләр бүре сүзенең синонимы булган кашкар, качкар, корт, монгол теленнән кергән ашан һәм чаны сүзләрен ир балаларга исем итеп кушканнар. Олы Тарханда Буреев һәм Куртаев фамилияләренең килеп чыгышында әлеге тотемистик ышанулар белән бәйле борынгы бабаларыбыз исемнәр хәзинәсендә булган Бүре һәм Корт антропонимик берәмлекләре тулысынча чагылыш тапкан дип әйтеп була. Болгар-татарларда балага исем кушуга караган, борынгыдан килә торган төрле ышанулар, йолалар һәм традицияләргә нисбәтле рәвештә барлыкка килгән исемнәр белән бәйле фамилияләр.
Гарәп-фарсы чыгышлы фамилияләрБерничә телгә караган кушма төзелешле кеше исемнәренә нигезләнеп ясалган исемнәр фонетик-морфологик системаның һәм җанлы сөйләм теленең тәэсире нәтиҗәсендә еш кына фонетик һәм фонетик-морфологик үзгәрешләргә дучар ителгәннәр (аллонимнар). КлассификацияАллонимнарга нисбәтле фамилияләр
Кушма исемнәрдән барлыкка килгән фамилияләрдәге тартылышлар.
Аллонимнарга бәйле фамилияләрне тудыруда фонетик ысуллар:
Шулай ук карагызЧыганакларИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia