ТР Балалар оешмалары советы
"Татарстáн Респýбликасы Балалáр оешмалар советы" регионáль иҗтимагый оешмасы яки кыскасы "ТР БОС" РИО (рус. Совет детских организаций РТ, кыскасы РОО "СДО РТ") — эшчәнлеге Татарстан Республикасы балалар иҗтимагый хәрәкәтен координацияләүдән һәм активлаштырудан торган иҗтимагый берләшмә (табышсыз оешма).[1][2][3] ТР I Яшь гражданнар форумы пленар утырышының катнашучылары карары буенча 2006 елның 6 октябрь көнендә булдырылган.[4] Эшчәнлеге тасвирламасыОешманың төп максатлары:
ТР Балалар оешмалары советы түбәндәге юнәлешләр буенча эшли:
ТР БОС составына Татарстанның бөтен муниципаль берәмлекләренең вәкилләре керә. Совет үзенә район, мәктәп ассоциацияләрен һәм оешмаларын кертә һәм бары Республика буенча 300 меңнән артык актив баланың кызыксынуларын тәкъдим итә. Берләшмәнең төп чарасы – ТР Яшь гражданнар форумы. Анда БОСның киләчәктәге үсеше буенча әһәмиятле карарлар кабул ителә, районнардан һәм оешмалардан Совет әгъзалары, дирекция, рәис һәм башкарма комитеты сайланыла. Форум ике елга бер мәртәбә уза. Шул чараның катнашучылары БОС эшчәнлегеның бөтен юнәлешләре буенча проектлар төзиләр. Өч айга бер мәртәбә Совет утырышы уздырыла. Шунда Совет әгъзалары һәм районнар активистлары катнашалар. Оешмага Татарстан Хөкүмәтеннән ярдәм күрсәтелә. Берләшмә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы карамагында эшли. "ТР БОС" РИО директоры − Согрина Екатерина Игорь кызы (2014 нче елдан алып). Төп чаралары һәм проектлары
Шулай ук карагызИскәрмәләр
Тышкы сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia