СуперсимметрияСуперсимметрия яки Ферми-Бозе симметриясе - табигатьтәге бозоннар һәм фермионнарны бәйләүче фараз ителгән симметрия. Суперсимметриянең абстракт үзгәртүләре бозоннар һәм фермионнар квант кырларын бәйли һәм алар бер-берсенә әйләнә ала. Суперсимметриянең үзгәрешләре матдәне тәэсир итешүгә (яки нурланышка) һәм киресенчә әйләндерә. Бүгенге көндә суперсимметрия физик гипотеза булып кала бирә, чөнки тәҗрибәләрдә исбатланмаган әле. Дөньябызда тулы мәгънәдә суперсиммериянең булмавы төгәл итеп исбатланган инде, чөнки фермионнар һәм бозоннар төрле массаларга, коргыларга һәм бүтән бер-беренә охшамаган квант саннарына ия (спиннан тыш). Ниндидер энергиянең чигеннән югарырак энергиядә барлык кырлар супермимметриягә буйсына дип фараз ителә. Гадәти кисәкчекләрнең суперпартнерлар-кисәкчекләре бик авыр булырга тиеш, шуңа күрә табылмаган әле. Гадәттәге кисәкчекләрнең суперпартнерларын табу - заманча физиканың төп мәсьәләләренең берсе булып тора. Зур адрон коллайдеры аларны табырга һәм тикшерергә булышыр дип көтелә. Суперсимметриянең математик аппараты 1971 елда ССРБда тәкъдим ителә (Юрий Гольфанд, Евгений Лихтман, Дмитрий Волков, Владимир Акулов), ә тулы суперсимметрия 1973 елда Австрия физигы Юлиус Весс һәм Италия физигы Бруно Зумино тәкъдим итә. ТасвирЗаманча югары энергия физикасының төп теориясе - Стандарт модельдә суперсимметрия керми. Ләкин минималь суперсимметрия белән Стандарт модельдә яңа кырлар - кисәкчекләр (мультиплетлар) булырга тиеш:
Суперсиммерияне исбатлау өчен Зур адрон коллайдерында нәкъ шушы яңа кисәкчекләрне табырга кирәк. Һәр реалистик суперсимметрия теориясендә суперсимметрияне бозучы әгъзалар булырга тиеш: гравитация һәм калибрлау кырлары белән тәэсир иткәндә суперсимметриянең бозылуы. ӨстенлекләрСуперсимметрия тәбигатьтә берничә күзәтелә торган проблемаларны чишә ала:
2015 елдан Зур адрон коллайдеры 13 ТэВ егәрлегенә чыга, бәлки ул энергия суперсимметрияне табырга булышыр. Әдәбият
|
Portal di Ensiklopedia Dunia