Стина Вирсен
Стина Вирсен Хеденгрен (швед. Stina Wirsén Hedengren; 5 июнь 1968 ел) — швед рәссамы, график, иллюстратор, язучы. Биографиясе1992 елда сәнгать, һөнәр һәм дизайн колледжында белем ала. Профессиональ иллюстратор булып эшли. «Dagens Nyheter» швед гәҗитенең баш рәссамы. 2000 елдан алып халыкара күләмдә семинарлар һәм лекцияләр үткәрә. ИҗатыХәзер Стина Вирсен Швециянең иң билгеле рәссам-иллюстраторларның берсе булып тора. Төп игътибарын 2 яшьтән 6 яшькә чаклы балаларга бирә. Дөньяның төрле илләрдәге балалар белән эшли, мәсәлән, Әбү-Дәби, Toкиo, Болонья, Умео, Швеция һәм башка илләрдә. Берничә балалар китабы яза һәм иллюстрацияләр, анимацион фильмнар авторы. Төрле модалы брендлар, рестораннар һәм универмаглар, гәҗитләр һәм журналлар, реклама кампанияләре өчен рекламалар төзү белән шөгыльләнә. Швед иллюстрациясендә бөтен юнәлешкә нигез төзәүче. Аның драматик һәм шул ук вакытта кызык сүрәтләре китапның атмосферасын һәм геройларның кәефен ачык чагылдыралар. Үзенең эшләрен Стокгольмда Швециянең Милли музеенда күргәзмәдә, «Швед модасы 2000-2015» Свен Гаррисның костюм сәнгатьле музеенда (Стокгольм), Сәнгать үзәгендә (Гоа, Һинд), Швед бию музеенда (Dansmuseet, Берлин-Стокгольм), Токиода Швеция илчелегендә, Konstnärshuset (Швеция) һ. б. күргәзмәләргә куя. Сайланма әсәрләре
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia