Стево Пендаровски
Стево Пендаровски (мак. Стево Пендаровски, 1963 елның 3 апреле, Югославия Социалистик Федератив Җөмһүрияте, Македония Социалистик Җөмһүрияте, Скопье) — македон сәясәтчесе, политология профессоры, 2019 елның 21 апрелендә узган сайлауларда Тәрҗемәи хәле![]() 1963 елның 3 апрелендә Югославия Социалистик Федератив Җөмһүриятенә кергән Македония Социалистик Җөмһүрияте административ үзәге Өскеп (Скопье) шәһәрендә туган. Өскеп Изге Кирилл һәм Мефодий университетының юридик факультетында бакалавриат (1987), магистратура тәмамлаган. Политология докторы дәрәҗәсе бар. 2008 елдан Өскеп Америка көллияте университетының сәясәт фәннәре факультетында халыкара хәвефсезлек, тышкы сәясәт һәм глобальләштерү буенча доцент вазифасында. 1998—2001 елларда Македония Җөмһүриятенең тышкы эшләр министрлыгында министр Любомир Фрчкоскиның иҗтимагый элемтәләр буенча ярдәмчесе, анализ һәм тикшеренүләр бүлеге башлыгы. 2001—2004 елларда илнең 2нче президенты Борис Трайковскийның милли хәвефсезлек һәм тышкы элемтәләр буенча киңәшчесе. 2004—2005 елларда илнең дәүләт сайлау комиссиясе рәисе. 2005—2009 елларда илнең 3нче президенты Бранко Црвенковскийның милли хәвефсезлек һәм тышкы элемтәләр буенча киңәшчесе. 2014 елда узган президент сайлауларында икенче урынны ала. 2016—2017 елларда НАТО милли координаторы вазифасында. 2019 елның 21 апрелендә (беренче тур) узган сайлауларда икенче турга уза. 5 майда узган икенче турда Төньяк Македониянең 5нче президенты итеп сайланды. Сәяси карашларыСтево Пендаровски илнең НАТОга һәм Европа берлегенә керүе өчен тырыша, шуның өчен илнең атамасын Македония Җөмһүриятеннән Төньяк Македония итеп үзгәртү турында Греция белән килешүне имзалау яклы була [1]. Моны да карагызИскәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia